Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Советларның бердәм утырышы

Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы җәмәгать советы әгъзалары белән бергә үткәрелде.

Депутатлар динара һәм милләтара мөнәсәбәтләргә, районда җәмәгать иминлеген тәэмин итү бурычларына кагылган мәсьәләләрне тикшерделәр. Утырышта район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, полиция бүлеге җитәкчесе Дмитрий Павлов чыгыш ясады.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә безнең райондагы хәлне башка төбәкләр белән чагыштырганда имин дип әйтеп булса да, уяулык турында онытырга ярамый. Чыгыш ясаучылардан соң иерей Сергей Карпухин, имам-хәзрәт Фәрһад, район җәмәгать советы рәисе Михаил Тюленев үз фикерләрен әйттеләр. Тарих күрсәткәнчә, төрле халыклар бердәм булганда, төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән чакта гына уңышка һәм җиңүгә ирешергә мөмкин, дип билгеләп үтелде киңәшмәдә. Бүген дә без бердәм яшәргә, иңгә-иң куеп яшәгән милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләренә хөрмәт белән карарга тиеш.
Район җәмәгать советына милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, толерантлык формалаштыру өчен милли диаспора вәкилләре белән эшне көчәйтергә киңәш бирелде.
Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
Бердәм утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев