21 май 2014 яңалыклары
-
Сугыш үткән эзләрдән...
Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андриянов җитәкчелегендәге "Болгар" эзтабарлар отряды "Хәтер вахтасы"нда бишенче тапкыр катнашты.
-
Чемпион истәлегенә багышланган фестиваль
"Олимп" спорт комплексында беренче тапкыр күренекле якташыбыз, Татарстаннан беренче Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган спорт көрәшләре фестивале үтте.
-
Күңел хатирәләре яңарды
Тормышымның иң истә калган еллары үткән Болгар шәһәренә мин ел саен кайтырга тырышам. Гадәттә, мин көз көне кайта идем, ә быел май башында кайтырга насыйп булды. Иң беренче эш итеп, дусларымны һәм таныш-белешләремне йөреп чыгам, хәлләрен беләм. Бу кайтуымда Җиңү бәйрәменә туры килдем. Без балачак һәм яшьлек дустым, Бөек Ватан...
-
Бакчабызга рәхмәт әйтәбез
"Колосок" бакчасына балаларыбызны алып килгәнебезгә күп тә вакыт үтмәгән кебек. Нәниләребезгә ул вакытта ике яшь тә юк иде. Беренче көннәрдә бакчадагы тәртипкә, биредәге тормышка өйрәнү җиңел булмаса да, тәрбиячеләре Светлана Владимировна Фәсхетдинова ярдәмгә килде. Ул балаларыбыз белән төрле уеннар, бәйрәм концертлары, башка бик күп чаралар оештырды. Бакчада аларның тормышын кызыклы...
-
Коры көннәрдә янгын чыгу куркынычы арта
Эссе көннәр башлангач, янгын чыгу очраклары бермә-бер арта.
-
Референдум үткәрелде
Инде хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне районның авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнар үтте. Тавыш бирүдә 5652 кеше катнашты, бу сайлаучыларның 68,92 проценты. Алар арасыннан 4151 кеше, яки сайлаучыларның 73,44 проценты, җирле әһәмияткә ия булган проблемаларны хәл итү өчен акча җыюга ризалык биргәннәр. 1501 кеше моңа каршы булган. Референдум үткәрелгән...
-
Советларның бердәм утырышы
Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы җәмәгать советы әгъзалары белән бергә үткәрелде.
-
Сертификат тапшырылды
Республиканың "Олимпиада сварщиков -2014" һөнәри осталык конкурсында катнашып, Спас тармак технологияләре техникумы студенты Павел Козенко сертификат алып кайтты. Конкурс Түбән Кама шәһәрендә үтте. Безнең район вәкиле практик биремне тиз үтәде. Ул ясаган мангалга югары бәя бирелде.
-
Фестивальдә катнаштылар
Шәһәр урта мәктәпләрендә укучылар безнең район исеменнән Татарстан варислары Берлеге балалар иҗтимагый оешмаларының республика фестивалендә катнаштылар. Чара башкаланың Яңа Савин районындагы мәктәпләрнең берсендә үтте. Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы һәм республиканың кайбер башка район вәкилләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Педагоглар семинары
Беренче шәһәр мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү мәсьәләләре буенча регионара семинар үтте. Аның эшендә безнең район укытучылары белән бергә Башкортостанның Мишкә районы вәкилләре дә катнашты. Семинар кысаларында Сингапур системасын кулланып ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрелде, татар телен өйрәнү буенча санлы белем бирү ресурсларының, рус телендә сөйләшүче балаларны өйрәтү...
-
Якташыбыз хөрмәтенә
Узган дүшәмбедә шәһәр мәйданындагы почта һәм электр элемтә бүлеге бинасы янында якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан Илья Михайлович Степанов хөрмәтенә куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды. Аның сугышчан юлы "Кызыл Йолдыз", беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "За боевые заслуги" медале белән билгеләп үтелгән. Илья Михайлович район элемтә...
-
Яңа авылга - төзек юллар
Хәзерге вакытта "Сувар Б" коллективы Приволжск поселогындагы яңа микрорайонга илтә торган юлларны төзү белән мәшгуль.