Минсәет Бакиров,
пенсионер (Полянка авылы):
- Гаиләбездә хатын-кызлар күп булгач, үземне бәхетле кешегә саный алам. Хатыным, ике кызым һәм оныкларым белән бергә мәш килеп яшибез. Барысы да эшкә уңган, тәмле итеп пешерәләр, өй эчен һәрвакыт тәртиптә тоталар. Хатын-кыз өйнең яме һәм нуры, дип юкка әйтмиләрдер. Алар янәшәсендә без үзебезне кояшны...
Минсәет Бакиров,
пенсионер (Полянка авылы):
- Гаиләбездә хатын-кызлар күп булгач, үземне бәхетле кешегә саный алам. Хатыным, ике кызым һәм оныкларым белән бергә мәш килеп яшибез. Барысы да эшкә уңган, тәмле итеп пешерәләр, өй эчен һәрвакыт тәртиптә тоталар. Хатын-кыз өйнең яме һәм нуры, дип юкка әйтмиләрдер. Алар янәшәсендә без үзебезне кояшны тоткан кеше кебек хис итәбез. Сөекле хатын-кызларыбызны чын күңелдән якынлашучы бәйрәм белән котлыйм һәм барысының да бәхетле булуларын телим!
Александр Т. (Болгар шәһәре):
- Хатын-кыз йөрәгенә сыйган яхшылыкларны санап бетерерлек түгел. Аларның матурлыгы алдында баш иясе килә. Ана кешене балалары янәшәсендә күрү да күңелле. Гомумән алганда, тормышны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Яшәвебезнең яме калмас иде. Өй учагының җылысын саклаучы гүзәл затларыбызга бары тик уңышлар гына телисе килә.
Евгений Кременсков,
Красная Слобода төп мәктәбенең җыр укытучысы:
- Безнең хатын-кызларыбыз матур, ягымлы, акыллы һәм игелекле булулары белән аерылып тора. Бу сыйфатлар аларны тагын да күркәмрәк һәм кабатланмас итә.
Миңа хатын-кызлар белән күп аралашырга туры килә. Студент елларында, мәсәлән, мин алтмыш курсташым арасында бер генә ир-ат идем. Хәзер дә гел хатын-кызлардан гына торган коллективта эшлим. Аларның барысын да бертигез дәрәҗәдә ихтирам итәм. Шунысын да әйтергә кирәк, хатын-кызлар ир-егетләр белән производствоның төрле тармакларында сынатмыйча эшлиләр. Кайвакыт үзләрен кызганып та куям, барлык эш һәм вазифалардан азат итеп өй түрендә генә кадерләп утыртасы иде дә бит. Форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлыйм һәм ак бәхетләр телим!
Николай Мамонов,
Куралово Мәдәният йорты директоры:
- Хатын-кызларның барысына да түземлек һәм сабырлык телим. Якыннарыгызның кадерен белеп яшәгез, шул чакта тормышның яме тагын да артачак.
Мин өч ул үстергән хатынымны башкаларга үрнәк итеп күрсәтер идем. Ул бар яктан уңган-булган, кулыннан килмәгән эше юк. Йорт учагының җылысын саклаучы да дияр идем әле мин аны. Киленнәремнән дә бик канәгать. Үзем белән бергә эшләүче хатын-кызлар турында да гел мактау сүзләре генә әйтә алам. Барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим.
Валентин Главнов, "Спасагрострой" каравылчысы:
- Хатын-кызның төп бурычы - йорт җылысын саклау, балалар үстерү. Кызганыч, яшь аналар арасында үз бурычларына җиңел караучылар да аз түгел. Яңа туган балаларын теләсә кая ташлап китүче яшь - җилкенчәкләр турында газетада язалар, телевидениедән дә күрсәтәләр. Киләчәктә моңа чик куелыр, дип ышанасы килә. Хатын-кызларыбыз матур, ягымлы, сөйкемле булып калсыннар иде. Язның беренче бәйрәме алар күңеленә онытылмас тәэсирләр белән кереп калсын!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев