Антоновка урта мәктәбенең Иж-Борискино филиалы укытучысы Татьяна Аптрейкина, санаторий мәктәбе укытучысы Валентина Якличева һәм шул ук мәктәп укучысы Ольга Якличева мәдәният хезмәткәрләренең чуаш делегациясе составында Кырым республикасында булып кайттылар.
Болгар-чуаш ата-бабаларыбызга бәйле тарихи урыннар буенча "Чунсюрев-2016" ("Җан сәяхәте") дигән автобус сәяхәтендә Чуашия, Татарстан, Башкортостан, Ульяновск өлкәсе, Иркутск вәкилләре катнашкан.
-...

- Юл уңаеннан Пензага, Ростов-на-Донуга, Тамбовка, Таманьга, Керчькә кереп чыктык, - дип искә ала Валентина Михайловна. - Анда чуаш милләте вәкилләре белән очраштык, җирле халык белән аралаштык. Чуаш халкының тарихи урыннарында истәлек баганалары (юпа) куйдык, бердәм концертлар, бәйрәмнәр үткәрдек. Без, "Сеспель" фольклор ансамбленең солистлары да бу чараларда теләп катнаштык.
Валентина Михайловна сүзләре буенча, аеруча Краснодар краеның Тамань култыгы буенда урнашкан Сенная станицасы истә калырлык булган. Анда бөек Болгар ханнары образлары сурәтләнгән һәм "Бу урыннарда безнең эраның VII гасырында Фанагория - Идел Болгары, Идел болгар-чуашлары һәм Дунай болгарлары дәүләтенең башкаласы булган" дип язылган истәлек билгесен ачу тантанасы үткән.
Тарихи вакыйгаларның берсе - Керчь бугазы аша күпер төзелеше, Герой шәһәрләр буенча экскурсияләр дә истә калырлык булган. Севастопольдә шул көннәрдә беренче тапкыр "Акатуй" чуаш милли бәйрәме үткәрелеп, шәһәргә илнең төрле төбәкләреннән кешеләр җыелган. Татьяна Аптрейкина белән Ольга Якличева, шулай ук "Сеспель" ансамбле бәйрәмнәрдә катнашкан өчен Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелгән.
Бу сәяхәттән үзешчән артистларыбыз район башлыгы Камил Нугаевка да Рәхмәт хаты алып кайтканнар. Хатта аңа Россиянең күпмилләтле гаиләсен берләштерүгә, халыклар дуслыгын, иҗади һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга, чуаш халкының мәдәни мирасын саклап калуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдергәннәр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев