Җәмгыять
Паспортлар тапшырдылар
Шушы көннәрдә районның тугыз укучысына илебез гражданнарының шәхесен ачыклый торган төп документ - паспортлар тапшырдылар.
Бу уңайдан музей-тыюлыкның Истәлек билгесендә тантана булды. Чал тарихы тирән гасырларга барып тоташучы борынгы Болгар җирендә теләсә нинди вакыйга тирән мәгънә ала. Укучыларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов, Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова җылы котладылар. Алар укучыларга Ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсүләрен, укуда һәм тормышта зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Музей хезмәткәрләренең укучыларны Болгар ханы һәм ханбикәсе булып котлавы тантанага ямь һәм нур өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев