Рәшидә Җиһаншина.
Балачакның матур мизгелләре күңелләргә кереп кала да, гомер буе сине озата бара икән. Минем белән дә шулай булды. Мин Спас районындагы иң матур авылларның берсе - Ямбактыда тудым. Әтием Рәхимҗан авылыбызда алдынгы терлекче дә, товаровед да булып эшләде. Әнием Равия Габдрахман кызы хезмәт юлын Ямбакты авылы сөт заводында...
Рәшидә Җиһаншина.
Балачакның матур мизгелләре күңелләргә кереп кала да, гомер буе сине озата бара икән. Минем белән дә шулай булды. Мин Спас районындагы иң матур авылларның берсе - Ямбактыда тудым. Әтием Рәхимҗан авылыбызда алдынгы терлекче дә, товаровед да булып эшләде. Әнием Равия Габдрахман кызы хезмәт юлын Ямбакты авылы сөт заводында лаборант булып башлый. Гомере буе балалар бакчасында өлкән пешекче булып эшләде, 3 бала тәрбияләп үстерде. Әтиебез 45 яшендә көтмәгәндә үлеп китте.
Бәхетле балачакны ниндидер кара болыт каплады. Әмма тормыш дәвам итә икән. Тормышның бөтен авырлыгы әниебез җилкәсенә төште. Шуңа күрә без кечкенәдән эшнең нәрсә икәнен үз җилкәбездә татып үстек.
Балачак хатирәләрен барлаганда, тәмле йокыларымны калдырып, әнием белән фермага ияреп барганымны хәтерлим, янәсе әниемә иптәшкә барам. Әнием өч бала табып, декрет ялын да ял итмичә эшкә чыгып йөгерде. Бернинди күкрәк билгеләре дә, өстәмә ташламалары да булмады. Тыныч кына хезмәт итеп лаеклы ялга чыккач та, "Ямбакты" совхозының хуҗалык эшләрендә тырышып эшләде. Тыйнак кына эшләгән кешенең пенсиясе дә тыйнак булды. Ялгызы өч балага югары белем бирде. Сабырлыгы, уңганлыгы белән күпләргә үрнәк булды.
Пешергән ризыклары авызда эреп китә торган иде. Ямбакты авылына килгән һәр артист бездә кунды, авылга килгән белгечләр өчен дә әниебезнең ишеге һәрчак ачык иде. Ул белмәгән артист, ул белмәгән яңалык бик сирәк булды. Газета-журналларны даими алдырды.
Тормышта һәрберебез үз урынын тапты - беребез журналист, беребез укытучы, беребез сәүдә өлкәсен сайладык. Әни йөзенә кызыллык китермәдек.
Соңгы ике елын әнием-бәгърем Зәй шәһәрендә балалары тәрбиясендә булды.
Гомер буе аяк өстендә эшләп, әниебез күп авырулар алды. Артрит чирен, кан басымын дәвалап булмау аркасында инсульт кичерде.
Инсульт әниемне бик җәфалады. Ниләр генә эшләп карамадым, әмма табиблар булыша алмады, шуңа бик тә йөрәк әрни. Әниемнең: "Кызым, бу чирләрне Израил табиблары гына дәвалый ала икән", - дигән сүзләре әле дә истә.
Әниебезне соңгы юлга озату бик авыр булды. Аның әйткән һәрбер сүзе безнең өчен тормыш маягы булып калды. Алтын куллы, тәмле сүзле, акыллы фикерле, һәрвакыт ярдәмчел булды. Авыртуы бик көчле булса да, барысына да түзде, сабыр итте. Аның юклыгына ышанасы килми, үзәкләрем өзелеп әниемне юксынам, өзелеп-өзелеп сагынам.
Ямбакты авылы халкына олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Әнием - Равия Габдрахман кызы сезне беркайчан да онытмады, гел сагынып искә алды. Берәр кайгылы хәбәр килсә, борчылды, елады, сөенчле хәбәргә - сөенде. Күршеләребез дип, җан атты. Рәис-Рәйхана, Шамил-Рәмзия, Әнвәр-Рушания, Оркыя апа! Рәхмәт сезгә, дус-тату яшәүче күршеләребез, туганнарыбыз. Сезгә гаилә бәхете, борчу-хәсрәтсез көннәр телим, балаларыгызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын. Амин!
Әниләрне югалтуның авырлыгын бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый икән.
Зәй шәһәре.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев