11 март 2013 яңалыклары
-
Укучыларыбыз иҗаты
Әмер биреп булмый күңелгә... Флера Фәйзетдинова, хезмәт ветераны. Ямбакты авылы. Сугыш чоры балалары бит без Барыбыз да сабыр, ягымлы. Уйлыйсыңмы дустым ерак калган Үзәк өзгеч бала чагыңны. Тәпи басасың да егыласың, Үрмәлисең, бераз китәсең. Утырасың да як-ягыңа карап "Әти" сүзен ахры әйтәсең. Йомшак куллар безне сыйпамады, Тезләренә алып сөймәде. Әни...
-
Әниемне сагынам
Рәшидә Җиһаншина. Балачакның матур мизгелләре күңелләргә кереп кала да, гомер буе сине озата бара икән. Минем белән дә шулай булды. Мин Спас районындагы иң матур авылларның берсе - Ямбактыда тудым. Әтием Рәхимҗан авылыбызда алдынгы терлекче дә, товаровед да булып эшләде. Әнием Равия Габдрахман кызы хезмәт юлын Ямбакты авылы сөт заводында...
-
Авылымның еракта калган тарихы
(Дәвамы. Башы 2012 ел, 22 август санында).
-
Иҗади уңышлар телибез
Венера Нургалиева. Йолдыз авылы. Бәйрәм җитсә, безнең Йолдыз авылның яше-карты клубка ашыга. Монда һәрвакыт кызыклы бәйрәм чаралары үткәрелә. Клуб мөдире, авылның уңган-булган килене Розалия Ильяс кызы Миндубаева үз эшен яхшы белә һәм аны намус белән башкара. Матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Йолдыз авылына килен булып төшкән Розалия башта мәктәптә укытучы...
-
Талантлы да, таләпчән дә укытучы
Мәктәпне тәмамларга җыенган һәр кешене киләчәктә кем булырга, дигән сорау борчый. Үз күңеленә ошаган, сәләтенә туры килгән һөнәрне сайлаган кеше тормышта зур уңышларга ирешә.
-
Аны көтеп алалар
Социаль хезмәткәр бик кирәкле, изге эшләрнең берсе. Бу тармакта эшләүче кешеләр башкалардан сабырлыклары, игътибарлы һәм ярдәмчел булулары белән аерылып торалар.
-
Хатын-кызларны шатландыра беләсезме?
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан хәбәрчебез ир-атларга шушы сорауны бирде.
-
Уңышлы чыгыш ясады
Егетләр арасында дзюдо буенча Россия беренчелегенә беренче тапкыр чыгыш ясаган Никита Борюшкин тугызынчы урынны алды. Бу дәрәҗәле ярышлар Волгоград шәһәрендә үтте. Ул өч көрәштә җиңеп, ике көрәштә оттырса да, спортчыбыз мактауга лаек. Ярымфиналда аның ярыш чемпионы булачак Азат Башаев белән бил алышуын исәпкә алсаң, спортчының дебюты шактый уңышлы булды дип...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Болгар санаторий мәктәп-интернатның музыка укытучысы Кощеев Василий Александрович Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның район мәдәниятын үстерүгә керткән өлеше шулай югары бәяләнде.
-
Киләчәктә кирәк булачак
Антоновка урта мәктәбенең барлык классларында электр энергиясенә экономия ясауга багышланган дәресләр үткәрелгән. Мәсәлән, өлкән класс укучылары арасында физика укытучысы Вячеслав Шамаев бу тема буенча анкета үткәргән, аннары укучылар үзләре гадәти һәм электр энергиясенә экономия ясый торган лампочкалардан файдаланганда чыгымнарның аермасын исәпләгәннәр. Алынган мәгълүмат, һичшиксез, аларга киләчәктә дә кирәк булачак.
-
Әниләр белән бергә
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге күп балалы гаиләләр өчен "Сөекле әниемә" дигән бәйрәм үткәргәннәр. Чарада Павликовлар, Вафиннар, Лисовлар һәм Смирновлар гаиләсе катнашкан. Ата-аналар төрле тематик викторина һәм конкурсларда көч сынашкан, ә балалар төсле кәгазьдән һәм пластилиннан бүләкләр ясап, кичә ахырында аларны әниләренә тапшырганнар. Тырышлыклары өчен балаларга татлы призлар алганнар.
-
Авылдашларына бүләк
Ким авылы кешеләре 8 Март бәйрәме алдыннан үзенчәлекле бүләк алдылар. Алар алдында хәзер Базарлы Матакта яшәүче авылдашлары Нина Охотникова концерт куйды. Элек ул Ким авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, кечкенәдән җырларга яраткан. Концертны ул бу көннәрдә туган көнен билгеләп үткән әнисе Евдокия Кондратьевнага һәм авылдаш хатын-кызларга багышлаган.
-
Җиңүчеләрне котладылар
"Регата" балалар техник иҗат станциясе җитәкчесе Владимир Трошин 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының "Ир-ат - лидер" номинациясендә җиңүче дип табылды. Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында үткәрелгән Халыкара хатын-кызлар көненә һәм бу конкурска йомгак ясауга багышланган тантанада "Татарстан хатын-кызлары" региональ иҗтимагый оешма рәисе...
-
Гүзәл затларыбыз бәйрәме
Халыкара 8 Март бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил Нугаев хатын-кызларыбызны җылы котлады.
-
Лаеклы абруй казанган белгеч
Любовь Вакурова күптән түгел генә район алдынгылар слетында катнашты.