Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музей-тыюлык җәйге сезонга әзер

Беренче майда туристлар сезоны башланып китә. Болгар музей-тыюлыгының кунакларны каршыларга ничек хәзерләнүе турында безнең хәбәрчебезгә БГИАМЗ директоры Фәргат Мөхәммәтов сөйли.

- Узган ел музей-тыюлыкка 285 мең турист килгән иде, бу 2013 ел белән чагыштырганда 100 мең кешегә артык. Бу сезонга нинди фаразларыгыз бар?
- Быел туристлар саны узган елгыдан артыграк булыр дип уйлыйбыз. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча музей-тыюлыкта инде унике мең кеше булып киткән, бу узган елның шушы чорыннан өч тапкыр күбрәк. Беренче чиратта, бу музей эшчәнлеге юнәлешләрен киңәйтүгә бәйле.
Мәсәлән, соңгы айларда гына да без үзебездә сәламәтлек саклау, мәдәният, энергетика, көч структуралары белгечләрен кабул иттек. Төрле оешмалар отчет җыелышларын, төрле очрашуларны үткәрү өчен конференц-залны арендага ала, бу чараларның барысы да борынгы шәһәр буенча экскурсия белән тәмамлана.
"Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" республика акциясендә катнашып, төрле милли бәйрәмнәр оештырып, безнең хезмәткәрләр укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында мәдәни-агарту эшләрен оештыралар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар да булды. Моннан тыш, район Мәдәният йортында "Болгар" эзтабарлар отряды алып кайткан экспонатлар белән вакытлыча экспозиция эшли. Анда музей дәресләре үткәрелә.
- Билгеле, кунакларның күпчелеге борынгы шәһәргә аның тарихы белән танышу өчен килә. Экскурсия программасына нинди дә булса яңалыклар кертелдеме?
- Узган еллар тәҗрибәсен исәпкә алып, кайбер экскурсия маршрутларына үзгәрешләр кертергә туры килде (алар барысы җиде). Туристлар арасында үткәрелгән мониторинг уникаль археологик экспозициясе булган Болгар цивилизациясе музее, Ак мәчет, Кече манара һәм Кара пулат зур кызыксыну уятуын күрсәтте. Хәзер маршрутларны шуны исәпкә алып төзибез.
Узган елның август аенда "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи реконструкция фестиваленең зур уңыш белән үтүен исәпкә алып, без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә булдык. Моның өчен Казан шәһәренең "Сулица" Тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге белән интерактив дәресләр үткәрергә килешү төзедек. Моның өчен махсус сугыш кырлары булачак. Теләге булган һәр кеше хәрби сәнгать буенча күнегүләрдә катнаша алачак.
Хәзерге вакытта Халыкара археология мәктәбен төзү эшләре дәвам итә, аның территориясендә һөнәрчеләр бистәсе павильоннары урнашачак. Җәй башында бу объектны туристлар өчен ачарга өметләнәбез. Кунаклар өчен күпсанлы остаханәләрдә (чүлмәк ясау, тимерчелек һәм башкалар) төрле мастер-класслар оештырылачак.
Туристларны актив ял иттерү өчен дә шартлар тудырыла. Оешма хисабына кырык велосипед сатып алдык, алар өчен махсус прокат пункты ачып җибәрергә була.
- Туристларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?
- Шәһәрдә җәмәгать туклану урыннары шактый булса да, туристларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кадәр кискен тора.
Быел бер эшмәкәр музей-тыюлыкта кафе-чатыр ачып җибәрергә җыена. Киләчәктә туристларны сыйфатлы, артык кыйммәт булмаган милли ризыклар белән тәэмин итүче башка сәүдә нокталары да барлыкка килер дип өметләнәбез.
Борынгы шәһәр һәйкәлләре буенча йөрү проблемасы уңай хәл ителде: бездә хәзер унике электрокар, биш микроавтобус һәм велосипедлар бар. Шәхси транспорт өчен йөзләгән урынлы машина стоянкалары эшли. Кунакларга бездә уңайлы булсын өчен, башка нечкәлекләр дә исәпкә алынды.
Моннан тыш, Татарстанның әйдәп баручы туроператорларыннан егермедән артык кешегә җәйге чорда музей-тыюлыкта экскурсияләр үткәрү өчен аккредитация бирелде.
- Яңа объектлар төзү белән бәйле планнарыгыз белән дә таныштырып үтегез әле?
- Алар арасында кунакханә төзелеше беренче урында тора. Бу туристларга бездә озаграк торырга мөмкинлек бирәчәк. Идел буендагы парк зонасы киңәйтеләчәк, Елга вокзалыннан ерак түгел Язмалар музее ачу мәсьәләсе тикшерелә. Билгеле инде, архитектура һәйкәлләренә реставрация һәм реконструкция ясау, борынгы шәһәр урынында археологик эзләнүләр дәвам итәчәк.
Территорияне төзекләндерү турында да берничә сүз әйтәсе килә. Агымдагы елда музей-тыюлык периметры буенча видеокүзәтү камералары куелды. Алар тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне вату, төрле хокук бозуларны булдырмый калу өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев