29 апрель 2015 яңалыклары
-
Язмыш сынауларын үтеп
Шәһәрдә яшәүче Нәкыя апа Хәмидуллина күптән түгел фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары очрашуында катнашты. Чараны инвалидлар җәмәгать оешмасы - элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары җәмгыяте оештырды. Ул Казан шәһәренең 40нчы мәктәбендә үтте.
-
Язучылар белән алгы сызыкта
Илебез халкы Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга әзерләнә. Сугыш уты тынуга 70 ел үтсә дә, кешеләр күңелендә бу коточкыч фаҗигале еллар онытылмый.
-
“Изге эшләр эстафетасы”
Хәзерге вакытта "Президент белән бергә" республика иҗтимагый оешмасы активистлары әнә шундый исем астындагы акция үткәрәләр.
-
Музей-тыюлык җәйге сезонга әзер
Беренче майда туристлар сезоны башланып китә. Болгар музей-тыюлыгының кунакларны каршыларга ничек хәзерләнүе турында безнең хәбәрчебезгә БГИАМЗ директоры Фәргат Мөхәммәтов сөйли.
-
Тырышлыклары югары бәяләнде
"Иң яхшы белгеч" республика конкурсында актив катнашулары өчен "Спасагрострой" ҖЧҖ директоры Айрат Хәйруллин һәм "Сувар Б" җәмгыятенең баш инженеры Сергей Князев сертификатлар белән билгеләп үтелделәр. Мәшгульлек үзәге директоры Газизулла Әхмәтҗановка Рәхмәт хаты тапшырылды. Моннан тыш, "Спасагрострой" җәмгыяте 2014 ел нәтиҗәләре буенча ТР төзелеш тармагы оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча смотр-конкурста...
-
Батырлар исеме мәңгелек
"Үлемсез полк" акциясе барышында районның Советлар Союзы Геройларының исеме белән бәйле булган мәктәпләрдә алар исемнәре язылган мемориаль такталар куелды. Моннан тыш, укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары белән шәһәр һәм авыл урамнарыннан үтәләр. Мәсәлән, Бураково мәктәбендә тулы Дан орденнары кавалеры Николай Зотов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу чарага Геройның балалары...
-
Кунакханә комплексына беренче нигез ташы салынды
Дүшәмбе көнне Идел буенда, Приволжск поселогы янында, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында кунакханә комплексының беренче нигез ташын салу тантанасы булды.