Инде хәбәр ителгәнчә, Евразиянең кечкенә шәһәрләре арасында халыкара активлык рейтингында Болгар шәһәре өченче урынга лаек булды. Район башлыгы Камил Нугаевка җиңүче дипломын Кытайда тапшырдылар. Әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән дә ул бик теләп уртаклашты.
- Кытайга мине Бөтендөнья Советының "Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле властьлар" утырышына чакырдылар. Утырышта дөньяның күп илләреннән килгән вәкилләр катнашты. Берничә көн дәвамында әһәмиятле мәсьәләләр тикшерелде. Игътибар итсәң, проблемалар кайда да бер үк төрле. Шулар арасыннан, мәсәлән, кечкенә шәһәрләрне аз финанслау аеруча да нык борчый. Дөньяның күп илләрендә бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзлиләр, ниндидер чаралар да күрелә. Без дә гел бер урында гына тормыйбыз. Форумда Татарстанның Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт кебек эре шәһәрләре, шулай ук Хабаровск һәм Чабаксар да тәкъдим ителде. Әмма Евразиянең кечкенә шәһәрләре арасында өченче урынга лаек дип табылган Болгар шәһәренә генә халыкара активлык рейтингында җиңүче дипломы тапшырылды. Бу зур бүләк, моңа ирешүгә үзләреннән өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсе килә. Уртак эшебезнең югары бәяләнүенә бик шат булдык.
Кытай турында ни әйтергә була? Моннан утыз ел элек бу ил вәкилләренең безгә килеп "пуховик"лар, башка күп әйберләрне минераль ашламага алмаштырырга теләүләрен әле дә хәтерлим. Утырышта бер белгеч тә катнашты. Ул Кытайга моннан 17 ел элек килгән. Кытай ул вакытта бөтенләй икенче төрле ил, инфраструктурасы начар, юллар һәм автомобильләр юк иде, дип билгеләп үтте. Кешеләрнең төп транспорты булып велосипед саналган. Гомумән, пычрак, артта калган илләрнең берсе булган. Хәзер исә биредә бөтенләй икенче төрле хәл күзәтелә. Кытай үзенең заманча матур шәһәрләре, тигез автомобиль юллары, күккә ашкан йортлары, чисталыгы белән шаккатыра. Дөньяның күп илләрендә булырга туры килде, шуңа күрә чагыштырырлык нәрсә күп. Әмма Кытай барысына караганда да тиз һәм нәтиҗәле үсә. Ханчжоу, Шанхай кебек шәһәрләрне танырлык түгел, анда күргәннәрне сүз белән генә аңлатып булмый.
Дөрес, моңа җиңел генә ирешкәннәрдер димәс идем. Кытай халкы эштән беркайчан туймый. Көненә 12шәр сәгать эшлиләр, атнасына бер ял көне каралган. Анда отпускага чыгуны бөтенләй белмиләр. Аларга пенсия түләмиләр, чөнки олы яшьтәге әти-әниләрен бөтен нәрсә белән балалары тәэмин итеп тора. Биредә гаилә традицияләренең нигезе нык, олы яшьтәгеләргә, балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Без беркая да балалар коляскасы күрмәдек, анда балаларны күтәреп йөриләр. Олы яшьтәгеләргә дә ихтирам-хөрмәт бик зур.
Боларның барысы да аерым бер игътибарга лаек. Без Кытай халкыннан күп нәрсәгә өйрәнергә тиеш. Тырышлык нәтиҗәсендә бу ил соңгы елларда икътисад үсеше ягыннан күпкә алга китте. Алай гына да түгел, хәтта иң көчле державаларның берсенә әйләнде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев