Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучыларга зыян килмәсен өчен

Бүлгеч челтәрләрендә электр энергиясен урлашу очракларына каршы көрәш - "Челтәр компаниясе" эшчәнлегенең энергия көчен арттыру һәм аның финанс тотрыклылыгын күтәрүнең төп юлларыннан берсе.

Светлана Лазарева,
Спас РЭСының хисап группасы җитәкчесе.
Бүлгеч челтәрләрдә электр энергиясен югалтуны киметү - электр белән тәэмин итүне арттыруның куәтле чарасы. Нормативтан артык энергия югалтуларын каплауга киткән акчаларны компаниянең электр челтәре комплексын үстерү планнарын тормышка ашыру өчен тотарга мөмкин. Мәсәлән, "Челтәр компаниясе" югалтуларны 1 процентка гына киметсә дә, янда калган акчага берничә дистә километр электр үткәргеч линиягә ремонт ясарга яки берничә трансформатор подстанциясен алыштырырга була. Электр энергиясен урлашуларга каршы көрәш-югалтуларны киметүдә аеруча әһәмиятле.
Электр энергиясеннән килешү төземичә файдалану һәм хисап приборларының эшенә катнашу гамәлдәге законны бозу булып санала. Законсыз схемалар теләсә кайсы мизгелдә бәхетсезлеккә китерергә, янгыннар чыгуга сәбәп булырга һәм көнкүреш техникасын сафтан чыгарырга мөмкин. Шулай ук бу авылны электр белән тәэмин итүдә өзеклек чыгуга сәбәпче була. Энергия урлашучылар аркасында башка кулланучыларга энергиянең сыйфаты кими.
Шуңа күрә "Челтәр компаниясе" хезмәткәрләре электр энергиясен урлашу очракларын ачыклау буенча даими эш алып баралар. 2012 елның үткән айларында без электр энергиясен урлашуларны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрдек. Мәсәлән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас район бүлеге өлкән тикшерүче Андрей Севастьянов катнашуында үткәрелгән рейдлар барышында Бураковода яшәүче берәүнең электр челтәренә үз белдеге белән тоташуы ачыкланды, аңа карата административ хокук бозу турында протокол төзелде һәм эше судка җибәрелде. Бу кешегә штраф салынды. Электр энергиясеннән яшерен файдалану турында 5 акт төзелде, шул исәптән юридик затларга да.
Электр челтәренә үзлегеннән тоташкан кеше үзе үк зыян күрә, чөнки челтәрдә көчәнеш кими. Аның бу гамәле үзе өчен дә куркыныч: электр челтәренә законсыз тоташу өчен җавап бирергә туры киләчәк, тормышын да куркыныч астына куя.
Бу бозулар өчен административ хокук бозулар кодексының 7.19 маддәсе нигезендә штраф салу күздә тотыла. Гражданнарга - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр, юридик затларга 30000 сумнан 40000 сумга кадәр күләмдә штраф салына. Моннан тыш, РФ Җинаятьләр кодексының 165нче маддәсе буенча, максималь җәза - 80000 сумга кадәр штраф салып, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Татарстан Республикасында ел саен 10 - 12 шундый эш ачыла.
Практика күрсәткәнчә, электр энергиясен законсыз экономияләргә теләүчеләр булса да, бу эшкә һич тә барырга ярамый. Челтәр компаниясе хезмәткәрләре һәр кулланучының күпме электр энергиясе файдалануга анализ ясап, аны махсус компьютер программасына кертеп бара. Бу теләсә кайсы вакытта энергияне куллануга анализ ясарга мөмкинлек бирә һәм нинди дә булса шик туган очракта контролёрлар кулланучының өенә барып, җентекле тикшерү үткәрәләр. Рейдлар көндез һәм төнлә генә түгел, иртә таңнан да үткәрелә. Төнлә линияләрдәге нагрузка даими тикшерелеп тора. Әгәр электр энергиясе өйгә кергән урында нагрузка зур булып, компьютер программасында тәүлек буенча энергия куллану күләме аз күрсәтелсә, бу объектны көндез җентекләп тикшерәләр.
Шулай ук электр учёты приборлары күрсәтүенә катнашу да чираттагы рейд вакытында ачыкланырга мөмкин. Мәсәлән, Коминтерн посёлогында яшәүче берәү счётчикның дискын туктату өчен электр счётчигы корпусы белән пыяласы арасына плёнка тыккан. Нәтиҗәдә аңа электр белән тәэмин итүче компаниягә зыянны каплаудан тыш, яңа счётчик сатып алу һәм куюга да чыгымнар тотарга туры килде, чөнки иске счётчик хәзер файдалануга яраксыз. Шулай итеп, "экономия" бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Яз җитте. Тиздән күпләр йортларына һәм төрле корылмаларга ремонт ясарга тотыначак, ә кемгәдер инде төзелеп беткән йортны электр челтәренә тоташтырырга кирәк. РФ хакимияте 27.12.2004 елда кабул иткән 861нче электр кабул итү җайланмаларын (юридик һәм физик затларның энергетика җайланмалары) электр челтәрләренә технологик тоташтыру кагыйдәләре буенча, электр челтәренә тоташырга рөхсәт алу өчен электр энергиясеннән файдаланучы челтәр оешмасы белән килешү төзергә тиеш. Бу сораулар буенча консультация алу өчен 3-10-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә физик затларга 30 көнгә һәм куәте 5 кВттан артмаган җайланмаларны (циркуляр пычкылар, бетон болгаткыч һәм башкалар) тоташтыру өчен паспорт белән Болгар шәһәре, Гордеев урамы, 1нче йорт адресы буенча челтәр оешмасына - Спас РЭСна мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулланучының электр белән тәэмин итүгә килешүе булырга тиеш.
Район территориясе бик зур, аны тикшерү шактый катлаулы. Шуңа күрә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын урнаштыру буенча зур эш алып барыла. Акрынлап бу энергия ресурсларын законсыз куллануны юкка чыгарачак, чөнки урлашу фактлары шул мизгелдә үк билгеле булачак, бу тармакта законнарның кырыслануын белә торып зыян китергән гражданнарны катгый җәзага тарту мөмкинлеге бирәчәк.
Челтәр компаниясе контролёрлары белән мөмкин кадәр азрак аралашырга (РФ хакимиятенең 31.08.2006 елгы 530нчы карары нигезендә, абонентны һәр 6 ай саен тикшерергә кирәк) теләгән гражданнар электр энергиясе учётының күчмә щитын йорт фасадына яки электр үткәргеч линия баганасына, электр белән тәэмин итүче кабель тоташкан урынга куялар. Бу очракта абонентларны борчып, өйләренә кереп, аларны эштән эзләп йөрергә кирәкми. 23.11.2009 елгы "Энергияне саклау һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру турында"гы 261нче Федераль законның 13нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, электр энергиясен хисаплау объектларны үзәкләштерелгән электр белән тәэмин итү системасына тоташкан урында башкарылырга тиеш, ә бу урын җир участогы чикләрендә яки бу участокта урнашкан бинаның (корылманың) тышкы стенасында урнашкан.
Кыска ялганыштан, янгыннар еш килеп чыкканга күрә, электр счётчигын урамга кую янгын куркынычсызлыгы күзлегеннән караганда да уңайлы. Ялганыш (замыкание) предохранительләрдә яки тузган чыбыкларда барлыкка килә, чыбыклар чорма аша үтсә, янгын чыгу куркынычы тагын да арта. Электр счётчигын урамдагы күчмә щитка кую челтәр компаниясе хезмәткәрләренә прибор күрсәткечләрен һәм приборның төзеклеген теләсә кайсы вакытта тикшерергә, ә бу электр өчен вакытында түләргә мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле абонентлар! Йортларыгызны электр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә битараф булмагыз, электр үткәргеч линияләренә законсыз тоташып, үз йортыгызны гына түгел, бөтен торак пунктны энергия белән тәэмин итүне куркыныч астына куймагыз.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 3-10-26 ышаныч телефоны яки "Челтәр компания"сенең (843)2000-111 ышаныч телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шушы ук номерлар буенча сез электрдан файдалануда закон бозган очраклар турында хәбәр итә аласыз.
Реклама хокукында бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РЭС