Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коры көннәрдә янгын чыгу куркынычы арта

Эссе көннәр башлангач, янгын чыгу очраклары бермә-бер арта.

Спас районы янгыннарны күзәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, быел бездә 10 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аның тугызы кешеләрнең ут белән саксыз кылануы аркасында чыккан. Машина йөртүчеләрнең юлда барганда сүндерелмәгән төпчек ыргытуы аркасында биш тапкыр юл кырыендагы коры үлән яна башлау очрагы булган. Авыл янындагы янгыннар да шул сәбәп аркасында килеп чыккан. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында коры үлән шунда ук кабынып китәргә мөмкин.
Шулай итеп, күп очракта янгын чыгуына үзебезнең ваемсызлык гаепле. Шуңа күрә һәр кеше истән чыгармаска тиеш: ишек алдында һәм бакчаларда кабынып китәргә мөмкин булган корылмалар янында учак ягу катгый тыелган. Учакларны корылмалардан 50 метр читтәрәк һәм җилсез көнне генә ягарга ярый. Яна торган учакны карап торып, эш беткәч аны ком яки су сибеп сүндерергә кирәк.
Корылма һәм йорт арасында янгын сүндерү машиналары өчен махсус урын калдырырга кирәк, алар һәрвакыт буш торырга тиеш икәнен дә онытырга ярамый. Янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләр бер тоткарсыз керә, янгынны вакытында сүндерә алсын өчен анда әйберләр куярга кирәкми. Янгын чыкканда һәр мизгел исәптә булуын онытмагыз.
ТР Министрлар кабинеты боерыгы буенча, республика территориясендә апрель-май айларында янгынга каршы махсус режим кертелде, штрафлар артты, рейдлар һәм тикшерүләр саны күбәйде. Ләкин үзенең иминлеге турында үзе кайгыртмаган кешене мондый гына чаралар саклап кала алмый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X