Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коррупциягә киртә куелырга тиеш

Узган атна ахырында видеоконференция режимында Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән коррупциягә каршы тору советы утырышында дәүләт (муниципаль) милкен, бюджет акчаларын куллану һәм проблемалы оешмаларның республиканың икътисади иминлегенә тискәре йогынтысын киметү мәсьәләләре тикшерелде. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, безнең районнан -...

Узган атна ахырында видеоконференция режимында Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән коррупциягә каршы тору советы утырышында дәүләт (муниципаль) милкен, бюджет акчаларын куллану һәм проблемалы оешмаларның республиканың икътисади иминлегенә тискәре йогынтысын киметү мәсьәләләре тикшерелде.
Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, безнең районнан - район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, прокурор Дамир Яфизов һәм башкалар катнашты.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан муниципаль берәмлекләрендә милек һәм җир участокларынннан салым алуны арттыруга юнәлдерелгән, 2013 елда башланып киткән чаралар дәвам итә. Нәтиҗәдә милек хокуклары теркәлмәгән 31 меңнән артык җир участогы ачыкланган. Аларның 41 процентына бүгенге көндә милек хокуклары теркәлгән.
Муниципаль милек һәм җир участоклары өчен аренда түләүләре буенча бурычлар да кискен проблема булып тора. ТР Эчке эшләр министрлыгы прокуратура органнары белән бергә 2011 елдан башлап, 2014 елның сентябренә кадәр муниципаль милек булып саналган җир участоклары белән килешүләр төзегәндә коррупция юнәлешендәге 757 җинаять ачкан, шул исәптән агымдагы елның 9 ае эчендә - 184 җинаять ачыкланган.
Президент сүзләре буенча, зур инфраструктура проектларын тормышка ашырганда, социаль тармакны үстергәндә бюджет акчаларын куллану контрольдә тотылырга тиеш.
Киләчәктә коррупциягә каршы эш китерелгән үтелгән фактларны исәпкә алып төзеләчәк.
(Коррупциягә каршы советның эше турында төгәлрәк мәгълүматны газетабызның http://www.spas-rt.ru/ сайтыннан карарга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев