26 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кабат очрашуны көтеп калабыз...
Узган атна ахырында район Мәдәният йорты сәхнәсендә Иске Майна үзешчәннәре безнең тамашачылар алдында "Көзге мозаика" дип исемләнгән концерт куйдылар.
-
Росреестрның электрон хезмәтләре
Татарстан Республикасы буенча Росреестр хезмәте мәгълүмат технологияләрен кертүдә актив катнаша. Хәзерге вакытта Интернет ярдәмендә кешеләр өйдән чыкмыйча гына, Идарәнең рәсми сайты (www.to16.rosreestr.ru) һәм Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аша электрон хезмәтләрдән файдалана ала. "Алдан язылып кую" хезмәте кешеләргә теркәү органына үзләре өчен уңайлы көндә бару вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Кабул итүгә Идарәнең...
-
Боз әле ныгымаган
15 ноябрьдән Татарстанда су өстендә иминлек ае игълан ителде. Боз ката гына башлаган вакытта боз өстенә керүнең куркыныч булуын беренче чиратта кышкы балык тоту белән шөгыльләнгән кешеләргә, тимераякта шуарга яраткан балаларга онытмаска кирәк. Ел саен кешеләр боз өстендә куркыныч хәлдә кала, һәлак булу очраклары да бар. Тик тормыш күрсәткәнчә, бу...
-
Ашыккан ашка пешкән...
Соңгы вакытта шәһәрдә ике авария булды. Беренчесе Хирург Шеронов урамында килеп чыкты. Шофер машинасын урынына куйганда шунда торган машинага бәрелә. Аның сүзенә караганда, ашыкканлыктан, ул әлеге машинага кадәр булган араны чамалый алмаган. Ә Смирнов урамында ике машина бәрелешкән. Машина йөртүчеләрнең берсе юл йөрү кагыйдәләренә игътибар итмичә, икенче машинага юл бирмәгән....
-
Бердәм финанслау программасына керергә соң түгел
Күптән түгел кабул ителгән Федераль закон нигезендә "Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминиятләштерү взнослары һәм пенсия җыемнарын туплауда дәүләт ярдәме турында"гы законга үзгәрешләр кертелде. Закон нигезендә, өстәмә дәүләт финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева аңлатканча, программада катнашып, моңа кадәр взнослар...
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
"Олимп" спорт комплексында Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев призларына үткән кекусинкай карате буенча ачык турнирга килүчеләр мавыктыргыч һәм киеренке көрәш карадылар. Ярышлар безнең районда спортның бу төрен үстерүгә зур өлеш керткән тренер-укытучы Рәшит Зыятдиновның 60 яшьлек юбилеена туры китерелде.
-
Тарифлар турында
Инде хәбәр ителгәнчә, агымдагы ел башында "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышы булды. Анда "Физик затларның милкенә салым турында" һәм "Җир салымы турында (газетаның 86 санында басылды) карарлар кабул ителде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина аңлатуынча, әлеге карарларның барлык пунктларын шәһәрдә, шул исәптән авылларда яшәүчеләр дә мәҗбүри үтәргә тиеш....
-
“Үзебезнеке –– яхшырак һәм ышанычлырак…”
2009 елдан бирле республикада "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасының промышленность һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән "Татарстанныкын сатып ал" акциясе уздырыла. Сатып алучылар бу акциягә кушылырга телиләрме икән?
-
Коррупциягә киртә куелырга тиеш
Узган атна ахырында видеоконференция режимында Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән коррупциягә каршы тору советы утырышында дәүләт (муниципаль) милкен, бюджет акчаларын куллану һәм проблемалы оешмаларның республиканың икътисади иминлегенә тискәре йогынтысын киметү мәсьәләләре тикшерелде. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, безнең районнан -...