Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр кайгырту тоярга тиеш

Узган атна азагында Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган район семинарында социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү буенча үзидарә органнары ролен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Владимир КОРНИЛОВ
Семинарда катнашучыларны производствоның кайбер участокларындагы эшләрнең барышы белән таныштырдылар. Алар, мәсәлән, Юрий Семушкин һәм Геннадий Гришин хуҗалыкларында булдылар. Юрий Семушкин үз хуҗалыгы турында сөйләгәндә, әле күптән түгел генә "К-700" тракторы, Германиядә эшләнгән чәчү комплексы сатып алулары турында әйтте. Яңарак кына сатып алган остаханә бинасына да үз көчләре белән ремонт ясыйлар. Быел соя чәчеләчәк мәйданны 300 гектарга кадәр (моңарчы 210 булган) арттыруны планлаштыралар. Игенчеләр быел да басулардан мул уңыш җыеп алырга өметләнә.
Ни кызганыч, авылда эшләргә кешеләр җитешми башлавы зур борчылу тудыра. Соңгы елларда берничә механизатор лаеклы ялга чыккан, аларны алыштырырга кеше юк. Ә бит хуҗалыкта хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Мәсәлән, эшчеләр ай саен 15 мең сумнан күбрәк ала, механизаторларныкы исә уртача алганда гына да 25 мең сумнан ким чыкмый. Шуңа да карамастан, кадрлар проблемасын әлегә хәл итә алмыйлар.
Авылда ашлык эшкәртү, он җитештерү процессы әйбәт оештырылган. Ел әйләнәсендә эшләүче пекарняда икмәк-булка ризыклары, төрле токмач җитештерелә. Болар хакында семинарда катнашучыларга Геннадий Гришин сөйләде. Авылда яшәүчеләрнең күбесе терлек асрый, шуңа күрә көрпә һәм фуражга сорау һәрвакыт зур. Моңа Сергей Перовның гаилә фермасын мисал итеп китерергә мөмкин. Ул күптән түгел Тольятти шәһәреннән Полянкага күчеп кайткан һәм бер танышы белән күпләп терлек үстерергә керешкән. Яшьләр киләчәктә малларның баш санын арттырырга, җир участогы сатып алып, анда бөртекле культуралар үстерергә уйлыйлар. Семинарда катнашучылар Николай Кочетковның тегермәнендә дә булдылар. Биредә җитештерелүче комбиазыкны да халык теләп сатып ала.
Моннан тыш, кунаклар Балымердагы православие общинасы (скит) белән таныштылар. Владимир атакай скитның нинди эш алып баруы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге община күбрәк хәйрия чаралары оештыру белән шөгыльләнә, киләчәктә башкарылачак эш планы да төзелгән. Биредә балалар лагеры ачу, православие туризмын үстерү, төрле чаралар уздыру турында хыялланалар.
Авыл җирлеге башлыкларын мәктәпкә экскурсиягә чакырдылар. Биредә күптән түгел генә капиталь ремонт эшләре үткәрелгән, укучылар кунакларга мәктәп музеен бик теләп күрсәттеләр. Музейда Тын океан флотының "Маршал Шапошников" кораблендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Василий Борисовны искә алдылар. Укучылар үзләренең батыр якташлары белән горурланалар һәм Василий турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйлар.
Семинарның рәсми өлеше авыл Мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина җирлекнең 2016 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән төп бурычлар белән таныштырды. Ул авыл тормышының күп яклары, шул исәптән агропромышленность комплексындагы эшләрнең торышы, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне күздә тоткан ярдәм программаларының ничек тормышка ашырылуы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, сәүдә, төзелеш тармагы, юлларны төзекләндерү һәм башка нәрсәләр турында сөйләде. Докладта билгеләп үтелгәнчә, һәр мәсьәлә дә мөһим, чөнки алар авыл, кешеләр тормышы белән аерылгысыз бәйле. Шуңа күрә һәр проблема вакытында хәл ителергә тиеш.
Семинарда катнашучылар алдында шулай ук район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин, полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков, район хастаханәсе баш табибы урынбасары Илнар Беляев, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталья Казакова, Рушания Закирова чыгыш ясады.
Семинарга йомгак ясап, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев авыл җирлеге Советы, депутатлар эшчәнлегендәге уңай якларны билгеләп үтте. Әлбәттә инде, кимчелекләрне дә телгә алды. Аларны бетерергә кирәк.
- Проблемалы мәсьәләләр еш чыгып тора, - диде ул. - Аларны бергәләшеп хәл итү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк. Кешеләр җирле оешмаларның үзләре турында кайгыртуын тоеп яшәргә тиеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев