22 март 2017 яңалыклары
-
Нәүрүз бәйрәме
Үткән ялда Тукай авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Алдагы көнне укучылар, авыл китапханәчесе Люция Самат кызы белән берлектә, авыл урамы буенча такмак әйтеп һәр йортка кереп күчтәнәчләр җыеп йөрделәр. Аларны бер йорттан да буш чыгармадылар. Өлкәнрәк әби-бабайлар теләкләрен әйтеп, балаларның аркаларыннан сөеп, апаларына рәхмәт укып озатып калдылар. Икенче көнне, Мәдәният...
-
Депутатлар фикер алышачак
Район Советының чираттагы утырышы 29 мартка билгеләнгән.
-
Классиканы яттан сөйләделәр
Валентина Лаврентьева, Полина Трембицкая һәм Анна Акулинага (шәһәрдәге 1нче һәм 2нче, Антоновка урта мәктәпләре) Бөтенроссия "Тере классика" прозаик әсәрләр укучылар конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләренә дипломнар тапшырдылар һәм китаплар бүләк иттеләр.
-
Кешеләр кайгырту тоярга тиеш
Узган атна азагында Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган район семинарында социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү буенча үзидарә органнары ролен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
-
Җыр яшәсә, тел дә яшәр...
Иж-Борискино авылында узган чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәгенең отчет-сайлау конференциясендә шактый мөһим мәсьәләләр кузгатылды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
-
Төзүчеләргә эш җитәрлек
Торак фондына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, "Спасагрострой" җәмгыяте быел Болгарда - биш һәм Полянкада бер йортка капиталь ремонт ясарга тиеш.