Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел хатирәләре яңарды

Тормышымның иң истә калган еллары үткән Болгар шәһәренә мин ел саен кайтырга тырышам. Гадәттә, мин көз көне кайта идем, ә быел май башында кайтырга насыйп булды. Иң беренче эш итеп, дусларымны һәм таныш-белешләремне йөреп чыгам, хәлләрен беләм. Бу кайтуымда Җиңү бәйрәменә туры килдем. Без балачак һәм яшьлек дустым, Бөек Ватан...

Тормышымның иң истә калган еллары үткән Болгар шәһәренә мин ел саен кайтырга тырышам. Гадәттә, мин көз көне кайта идем, ә быел май башында кайтырга насыйп булды. Иң беренче эш итеп, дусларымны һәм таныш-белешләремне йөреп чыгам, хәлләрен беләм.
Бу кайтуымда Җиңү бәйрәменә туры килдем. Без балачак һәм яшьлек дустым, Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Петровна Бузукина белән бергә районның үзәк мәйданында тантаналы митингта катнаштык һәм концерт карадык.
Безнең буын өчен Җиңү бәйрәме - көтеп алган, изге бәйрәмнәрнең берсе. Мин сугыш елларында Куйбышев типографиясендә эшли идем. Җиңү хәбәре килгәч, редактор Борис Григорьевич Синяшин мине эшкә чакырып алды, бу вакыйга турында листовка җыярга кирәк иде. Ә икенче көнне, 10 майда, "Колхозный путь" (район газетасы ул чакта шулай дип аталды) газетасының чираттагы саны да Җиңү бәйрәменә багышланган иде.
Быелгы дулкынландыргыч бәйрәм тантанасын караганда минем күңелемдә шушы үткән хатирәләр тагын бер кат яңарды. Бәйрәмдә күңел тулган мизгелләр күп булды.
Ветераннарга күрсәтелгән игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Иң җылы рәхмәт сүзләре, йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләр бу көнне бары тик аларга гына багышланды, ә тантаналы өлеш тәмамлангач, барыбызны да ресторанга чакырдылар. Анда, мул табын артында, без яшьлек елларыбызга туры килгән сугыш хатирәләре, Җиңү өмете белән янып яшәгән хыялларыбыз белән уртаклаштык.
Кадет мәктәбендә оештырылган очрашуда да укучылар безне игътибар белән тыңладылар. Ә без алар алдында тагын бер кат яшьлек, сугыш хатирәләрен яңарттык, сугыш афәтен беркайчан да күрергә туры килмәсен иде, дип теләдек...
Надежда Абрамова, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев