Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катгый контрольгә алынды

Инде хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының үткән елгы эше турындагы мәсьәлә каралды. Бу отчет чорында нинди төп мәсьәләләр хәл ителде?

Николай Соколов,
контроль-хисап палатасы рәисе.
Үткән 2011 ел отчеты 2005 елның 12 декабрендә муниципаль берәмлек органы карары белән расланган һәм 2011 елның 14 декабрендәге район муниципаль берәмлек Советы карары белән ачыклык кертелгән "Контроль-хисап палатасы турындагы положение" таләпләреннән чыгып төзелде.
Төп эш нәтиҗәләре
2011 елгы отчет чорында контроль-хисап палатасы (аннары КХП) эше, алдагы еллардагы кебек, еллык һәм квартал планнары нигезендә, муниципаль финанс контроле Советы әгъзалары белән килешенгән һәм район җитәкчесе раслаган планнар буенча оештырылды. План контроль-хисап палатасы алдында муниципаль берәмлек уставы һәм "Контроль-хисап палатасы турында положение" куйган бурычларны исәпкә алып формалаштырылды. Ул Совет кабул иткән муниципаль берәмлек бюджетын төзү, аныклау һәм башкаруның, аның акчаларын максатчан тоту, муниципаль милекне куллануның алдагы, агымдагы контролен башкару буенча чараларны үткәрүне күздә тота. Башка еллардагы кебек үк, контроль чараларын үткәргәндә экспертиза, аналитик тикшерүләр, аудит, сорашу, тематик тикшерүләр һәм мониторинг алымнары кулланылды.
Палатаның төп юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре

№ п/п

Всего за 2006-2011 годы

Средне-годовой

показатель работы

в т.ч.

2011 в % %

к

2010

2011

2010

средне-годов.

показ.

I. Экспертно-аналитическая деятельность

1.

Общее количество проведённых мероприятий

108

18

15

16

106,7

88,9

1.

в т.ч.

Подготовлено экспертных заключений

76

13

11

11

100

84,6

2.

Подготовлено аналитических записок

21

3

3

5

166,6

166,6

3.

Подготовлено методических документов

11

2

1

II. Контрольно-ревизионная деятельность

1.

Общее количество проведенных контрольных мероприятий

118

20

26

17

65,4

85

2.

Выявленный объём нарушений (т. р.)

51003,4

8500,6

6045,5

31568,1

522,2

371,4

В т.ч.

Нецелевое использование средств (т. р.)

538,5

89,7

-

-

Не эффективное использование

(тыс. руб.)

36611

6101,8

4870,3

21785,6

447,3

357,0

Другие нарушения (т.р.)

13855,4

2309,2

1175,2

9782,5

832,4

423,7

III. Реализация результатов деятельности

1.

Направлено предписаний и представлений

54

9

2

5

250

55,6

2.

Восстановлено, возмещено и устранено по результатам проверок (т.р.)

4691,3

781,9

307,1

Реклама

20

6,5

2,5

3.

Количество материалов, направленных в правоохранительные органы

4

0,7

-

-

-

-

Эксперт-аналитик эшчәнлек
Таблицада күрсәтелгәнчә, 2011 елгы отчет чорында аналитик эшне башкару күләме алдагы 2010 ел белән чагыштырганда сизелерлек артты. Алдагы елларның уртача еллык күрсәткече белән чагыштырганда, хәзерләнгән эксперт нәтиҗәләренең саны кимүе бу өлкәдә хәлләрнең яхшыруы турында сөйли. Барлык бу елларда нәтиҗәләр бюджет проектлары, аларны башкару турында отчётлар, шулай ук муниципаль берәмлек бюджетына үзгәрешләр кертү карарлары буенча хәзерләнде. Ел әйләнәсендә гамәлдәге бюджетка кертелгән үзгәрешләрнең кимүе ( нәтиҗәләр саны да кими) алдагы чорга бюджет проектын эшләүнең югарырак дәрәҗәдә башкарылуы, аңа КХПның эксперт-аналитика дәрәҗәсенең йогынты ясавы турында сөйли. Соңгы еллардагы кебек, отчёт елында да палата бу мөһим мәсьәләгә зур игътибар бирде һәм муниципаль берәмлекнең реаль, башкару мөмкинлеге булган бюджетны формалашуга ярдәм итте.
Бюджетны төзү һәм аны башкаруның аналитик эшчәнлеген алып бару буенча үзенең вазифаларын тормышка ашырып, палата ФБП, ПИЗО, ТР ФМ ТОДК, кредитлар белән эш итүчеләр биргән мәгълүматлар нигезендә, бюджетның чыгым һәм керем өлеше буенча ничек башкарылуын даими контрольдә тотты. Бу эш барышында төрле чыганаклар керемнәре, недоимкаларның структурасы һәм динамикасына, социаль тармакка киткән чыгымнар, шулай ук муниципаль заказларны оештыру һәм башкару эшенең дәрәҗәсенә зур игътибар бирелде.
Резерв фонды акчаларын, ел башына калган акчаларны файдалану, җирлекләр белән расчётлар, тукландыруны оештыру һәм энергия белән тәэмин итүгә киткән чыгымнар да КХПның оператив контроле астында торды.
"Муниципаль берәмлекләрдә бюджетны оештыру һәм бюджет процессы турында положение"нең 5нче пункты нигезендә, КХП отчёт чоры эчендә 2010 елга муниципаль берәмлек бюджетын башкару турында отчётка экспертиза һәм тикшерү ясады. Бу тикшерү кысаларында бюджет акчаларын алучыларда эксперт-аналитик һәм башка контроль чаралар үткәрелеп, бухгалтер һәм бюджет отчётлары дөреслеге, аларның бюджетны башкару буенча отчёт күрсәткечләренә туры килүе-килмәве билгеләнде.
Отчёт чорында эксперт-аналитик эш кысаларында, 2011 елның 1 яртыеллыгы һәм 9 аенда бюджетны башкару нәтиҗәләре хәзерләнеп, акчаны җыю һәм сарыф итү буенча аерым кимчелекләр билгеләп үтелде һәм аларны юк итү буенча киңәшләр бирелде. Бу киңәшләр муниципаль берәмлек бюджетына үзгәрешләр керткәндә һәм 2012 елга бюджет проектын формалаштырганда күздә тотылды. Барлык сораулар буенча мәгълүматлар "Контроль-хисап палатасы турында положение" нигезендә, муниципаль берәмлек Советына җибәрелде.
Контроль-ревизия эшчәнлеге
Отчёттагы 2011 елда контроль-хисап палатасы муниципаль берәмлек кредитлары белән идарә итүчеләрнең төп өлешен тикшерде. Китерелгән мәгълүматлар буенча, башка еллардагы кебек үк, билгеләнгән бозуларның саны алдагы еллар, 2010 ел дәрәҗәсенең уртак күрсәткечләреннән артып, 31568,1 мең сум тәшкил итте.
Тикшерү барышында ачыкланган бозуларга һәм акчаларны кулланганда булган кимчелекләргә анализ ясап, аларның башка еллардагы кебек калуын, кулланыла торган чараларның кимчелекләрне тулысынча юк итәргә ярдәм итмәвен билгеләп үтәргә кирәк. Башка еллардагы кебек, кимчелекләрнең төп сәбәбе - кеше факторы, икенче төрле әйткәндә, бу тармакта тиешле экономик, аналитик һәм оештыру эшенең алып барылмавы, контроль булмау, җаваплылык дәрәҗәсенең түбән булуы.
Түбәндә китерелгән таблица бозуларны һәм КХП кабул иткән чараларны ачык күрсәтә:
(мең сумнарда)

Установлено нарушений

Принятые

меры по устранению

Всего

в том числе

Не эффект

использ

Другие

нарушения

Всего нарушений

31568,1

21785,6

9782,5

в том числе

1.Перерасход средств за счёт завышения цен продукты питания (ЦРБ,РОО)

2353,8

2353,8

Дано

представление

2.Недопоставка продуктов питания против договора поставок (РОО)

98,7

97,8

Дано

представление

3.Не используются средства для изучения показателя калорийности блюд (РОО)

102

102

Дано

представление

4.Переплата субсидии по убыткам городской бани

19,9

19,9

Дано

предписание, возмещено

5.Нарушения в расходах средств на питание детей в РОО, ЦРБ

5125,5

5125,5

Дано предписание

6.Не обоснованные нормами расходы средств на хоз.содержание учреждений РОО

9824,3

69,3

9755

Дано представление

7.Не оправданный нормами, неэкономный расход средств на энергообеспечение учреждений РОО и ЦРБ

14017,3

14017,3

Дано представление

8.Нарушения в оказании платных услуг ДЮСШ

27,5

27,5

Дано представление

КХП тикшерү нәтиҗәләре буенча каралган учреждениеләргә һәм башкарма комитетка тиешле күрсәтмәләр җибәрелде. Аларны башкару контрольгә алынды, 2012 елга өстәмә тикшерүләр үткәрү планлаштырылды.
Эштә ачыклык булырга тиеш
"Контроль-хисап палатасы турында положение" нигезендә, аның эше ачык булырга тиеш. Шуңа нигезләнеп, палата планнар төзүдән алып, тикшерү нәтиҗәләренә кадәр, үзенең эшен ачык оештыра. Ул башкарылган эшләре турында муниципаль берәмлек Советына, район оешмаларына һәм халыкка хәбәр итә, үзенең эшен алар белән килешеп башкара. Эш нәтиҗәләре буенча ел саен муниципаль берәмлек Советы сессияләрендә отчёт бирә, матбугат һәм палата ачкан сайт аша бу турыда халыкка да хәбәр итә. Почта ящигы һәм Интернет аша халыкны һәм гаризалар кабул итә, шул исәптән аноним рәвештә дә.
КХП үзенең эшен 2011 елда да ТР Хисап палатасы, ТР гына түгел, күрше Ульяновск өлкәсе контроль органнары, районның ревизия комиссияләре белән элемтәдә торып башкара. Бу элемтәләр барышында методик әдәбият, эшне оештыру һәм тикшерүләр үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашалар. Элеккеге кебек үк, палатаның эшчәнлеге муниципаль берәмлек бюджетын башкаручы оешмалар - финанс-бюджет палатасы, ТР ФМ казначылык департаментының территориаль бүлеге, федераль казначылык, милек-җир палатасы белән тыгыз элемтәдә тора. Бу органнар белән бергә тематик тикшерүләр үткәрелә, алардан һәм шулай ук башкарма комитетның экономика бүлегеннән, район статистика органыннан бюджетны башкару буенча оператив мәгълүматлар алына. МУ ЦБ һәм ЦБ ЦРБ учреждениеләре белән бергә алар хезмәт күрсәткән учреждениеләр буенча бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануга мониторинг ясала.
КХПның эшчәнлеге шулай ук муниципаль финанс контроле советы һәм районның хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә төзелгән.
2011 елда КХП эшчәнлеге буенча ясалган нәтиҗә
2011елдагы отчет чорында контроль-хисап палатасының эше муниципаль финанс контроле советы әгъзалары белән килешенгән һәм район башлыгы тарафыннан расланган план буенча башкарылды һәм муниципаль район уставы, палатаның бюджет процессын барлык стадияләрдә контрольдә тотуны тәэмин итү положениесе таләпләре куйган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелде.
Контроль чаралар алдан, оператив һәм аннан соңгы контроль кысаларында үткәрелде һәм һәр елның бюджетын башкаруны контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
Эштә төп әһәмият бюджет законнарын бозуны профилактикалауга, муниципаль берәмлек милкен максатсыз һәм файдасыз куллануны булдырмауга бирелде. Эш райондагы бюджет процессында катнашучылар белән бергә алып барылды, ә бу координация һәм максатчан эш алып бару аркасында бюджет мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә, керемнәрне арттырырга, акчаларны дөрес кулланырга мөмкинлек бирде.
Шул ук вакытта еллык эш нәтиҗәләре бюджет процессын оештыруда кимчелекләр булуын күрсәтә. Палата фикеренчә, аларны бетерү, 2012 ел бюджетын сыйфатлы башкару өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- бюджет процессын бюджет кодексы, ТР һәм РФ законнарына нигезләнеп эшләү өчен норматив-хокук базасын булдыру һәм яңарту эшен дәвам итәргә;
- бюджетка салым түләүчеләр эшчәнлегенә анализ ясау, салым базасын ныгыту, керемнәрне вакытында алу буенча экономик эшнең оперативлыгын һәм дәрәҗәсен күтәрергә;
- методологияне камилләштерергә, муниципаль берәмлек бюджетын һәм милкен куллану һәм саклауны яхшыртуны тәэмин итү буенча аналитик эшне көчәйтергә;
- ягулык-энергетика һәм материаль ресурсларга экономия ясаган өчен хезмәткәрләрне акчалата стимуллаштыру чаралары эшләргә һәм киңрәк кертергә;
- планлаштыруның һәм чыгымнар белән идарә итүнең алдынгы алымнарын кертү исәбенә чыгымнарны оптимальләштерү буенча чаралар комплексын эшләргә һәм тормышка ашырырга.
2011 отчёт елы йомгакларыннан чыгып, палата алдында эшне камилләштерү, аның эшен муниципаль берәмлекне бюджет процессында катнашучылар белән генә түгел, район җирлекләренең контроль-хисап органнары, Татарстан Республикасындагы район Советы белән даими элемтәләр урнаштыру бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев