Хәзерге вакытта "Президент белән бергә" республика иҗтимагый оешмасы активистлары әнә шундый исем астындагы акция үткәрәләр.
Ирина Телицына
Акция социаль проблемаларны хәл итү һәм яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрү өчен доброволецлар идеяләрен үстерүгә ярдәм итү максатында үткәрелә.
"Изге эшләр эстафетасы" - Президент вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнехановның программаларын һәм идеяләрен тормышка ашыру өчен Татарстан халкының берләшүенә дәлил булып тора. Бу эш кысаларында балаларга, өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, экология юнәлешендә кирәкле эшләр башкаруга юнәлдерелгән төрле хәйрия чаралары үткәрелә.
Укучылар, педагоглар, республика һәм биредә яшәүче халыкның язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә "Эстафета"га актив кушылды. Район мәктәпләрендә ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үтте, аларга "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырылды. Класс сәгатьләрендә дуслык, игелек, батырлык турында әңгәмәләр оештырылды. Мәсәлән, шәһәр урта мәктәпләрендә "Изге эшләр көне" акциясе үткәрелде. Укучылар мәктәп китапханәсенә китаплар, үз куллары белән ясалган әйберләр китерделәр, алар барысы да ветераннарга һәм өйдә белем алучы балаларга бүләк ителәчәк.
Өлкән класс укучылары Болгар музей-тыюлыгы территориясендә, Елга вокзалы янында агачлар утыртуда катнашты. Ә көннәрдән бер көнне өлкән класс укучылары өлкән яшьтәге кешеләрнең өй телефоннарына шылтыратып, хәлләрен белештеләр. Аеруча моңа педагогия хезмәте ветераннары сөенде.
Санаторий мәктәп-интернат укучылары мәктәп яны территориясендә агачлар утырттылар. Моннан тыш, бу мәктәп укучылары өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барып концерт куйдылар. Концертта рус, татар һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады. Балалар Иҗат йорты методистлары балалар ясаган картина бүләк иттеләр. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр йортында яшәүчеләрне яңа басмалар һәм аудиокитаплар уку өчен заманча җайланмалар белән таныштырдылар һәм учреждениегә яңа китаплар бүләк иттеләр.
Изге эшләр эстафетасында иң актив катнашучыларга кичә үткән уртак бәйрәмдә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов дипломнар тапшырды, активлыгы өчен рәхмәт әйтте.
- Мин төрле акцияләрдә һәм шәһәрнең җәмәгать тормышында теләп катнашам, - диде 2нче урта мәктәпнең 10нчы класс укучысы Диана Виноградова. - "Президент белән бергә" хәрәкәтенә дә кушылдым. Республиканың киләчәге безнең уртак уй-фикерләребезгә, бердәм эшебезгә бәйле! Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина һәм Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова акциядә катнашучылар алдында чыгыш ясап, доброволецлар идеяләрен дәвам итәргә өндәделәр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев