Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игенчеләр мактауга лаек

Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу уңайдан аларга муниципаль район башлыгы Камил НУГАЕВ мөрәҗәгать итә. Бу бәйрәм безнең өчен зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтә район җитәкчесе, чөнки авыл хуҗалыгы икътисадыбызның төп тармагы булып тора. Игенченең эше беркайчан да җиңел булмады, эшнең...

Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу уңайдан аларга муниципаль район башлыгы Камил НУГАЕВ мөрәҗәгать итә.
Бу бәйрәм безнең өчен зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтә район җитәкчесе, чөнки авыл хуҗалыгы икътисадыбызның төп тармагы булып тора. Игенченең эше беркайчан да җиңел булмады, эшнең нәтиҗәләре дә күбесенчә һава шартларының ничек торуына бәйле, шуңа күрә ул икеләтә хөрмәткә лаек.
Бу көнне без үзләренең фидакарь хезмәте, осталыгы, җаваплылык хисе белән безне ипи, сөт, ит, яшелчәләр һәм башка азык-төлек белән тәэмин иткән авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз. Алар - илебезнең азык-төлек иминлеге гарантиясе, производствоны гына түгел, тулаем авыл тормышын саклап калучы нигез дә. Без бүген зур канәгатьлек хисе белән дәүләтнең авыл хезмәтчәннәренә, авылның инфраструктурасын һәм социаль тормышын үстерүгә зур игътибар юнәлдерә башлавын билгеләп үтәбез, диелә мөрәҗәгатьтә. Татарстан Республикасында бу юнәлештә аеруча күп эшләр башкарыла. Һәрьяклап ярдәм күрсәтү аркасында без узган корылыклы елда терлекләр санын, башка төп күрсәткечләрне саклап кала алдык.
Безнең районда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, урта һәм кече крестьян (фермер) хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да эшли. Узган гасырның туксанынчы елларында алынган аграр тармакны диверсификацияләү юнәлеше үз-үзен аклап, уңай нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтә район башлыгы. Игенчелектә прогрессив технологияләр кулланыла, югары уңыш бирүче сортлы бөртекле һәм азык культуралар мәйданнары киңәйтелә, заманча туфрак эшкәртү, чәчү һәм башка техника кулланыла, минераль ашламаларны кертү һәм үсемлекләрне химик саклау чаралары тиешенчә башкарыла.
Агымдагы ел игенчеләр өчен бик уңышлы булды. Язгы кыр эшләрен, шытымнарны саклау чараларын һәм урып-җыюны кыска вакыт эчендә һәм оешкан төстә башкарып, һәр гектардан 32 центнердан артык уңыш җыеп алынды. Район тарихында мондый күрсәткечнең булганы юк иде әле. Терлекләр кышка фураж белән тулысынча тәэмин ителгән.
Уртак уңышка ирешүгә Александр Планин, Сергей Юрков, Ольга Сёмушкина, Дамир Хәмидуллин, Вәгыйз Мөхәммәтов һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыклары үзләреннән зур өлеш кертте. "Востокзернопродукт "Булгар", "Болгар Арыш" хуҗалыкларында да алга китү бар. Киләсе ел уңышына да ышанычлы нигез салынган. Монда белгечләрнең, тракторчыларның, комбайнчыларның, транспорт йөртүчеләрнең дә өлеше шактый. Алар бик тырышып эшләделәр, без аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Тик бездә үсемлекчелек продукциясен үстерү өчен потенциаль мөмкинлекләр дә җитәрлек, дип билгеләп үтә район башлыгы. Ашлыкны сатып алу бәяләренең түбән дәрәҗәдә калуын исәпкә алып, безгә терлекчелекне үстерергә кирәк. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу тармакны үстереп, гаилә фермалары оештырып, гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлек санын күбәйтеп кенә без икътисадны ныгыта алабыз.
Авыл хуҗалыгының перспективалары әйбәт, ә игенчеләребезнең максатка ирешү өчен һөнәри осталыгы, үҗәтлеге һәм теләге бар икәненә ышанам, диелә мөрәҗәгатьтә.
Район башлыгы барлык авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлап, аларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев