7 октябрь 2011 яңалыклары
-
Отчётларны вакытында бирергә кирәк
1 октябрьдән Пенсия фонды эш бирүчеләрдән бер үк вакытта мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенең исәпләнгән һәм түләнгән иминиятләштерү взнослары расчётларын, шулай ук 2011 елның өченче кварталы өчен шәхси (персонификацияле) мәгълүматларын кабул итә. Предприятиеләр отчётны график нигезендә, ләкин 2011 елның 15 ноябреннән соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Электрон документлар әйләнешен кертү мәгълүматлар...
-
Тиешле тәртиптә башкарылачак
Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе 2011 елның 4 декабренә билгеләнгән РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны хәзерләү һәм үткәрү буенча чараларның календарь планын раслады.
-
Менә шундый гаилә
Николай Семёнов һәм аның улы Сергейны Танкеевка авылында игенче һөнәренә тугры булып калган кешеләр буларак беләләр. Алар туплаган тәҗрибә авыл хуҗалыгының теләсә кайсы участогында эшләргә мөмкинлек бирә. "Нива" комбайннарын ышанычлы хәзерләп, алар игенне вакытында урып-җыюга үзләреннән шактый өлеш керткәннәр. Уңышны җыеп алганнан соң Сергей салам пресслау һәм көзге культуралар чәчү...
-
Уртак тырышлык белән ирешәләр
Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре һәм терлекчеләренең соңгы елларда ирешкән уңышлары куандырырлык: техника паркы да ныгый, фермадагы эшләр дә яхшыра бара.
-
Мондый продукция барысына да кирәк
Андрей Каргин, Сергей Гришин һәм Илдар Рәхимов "Спас ХПП" җәмгыятендә тегермәнче булып эшлиләр. Алар игенчеләр үстергән ашлыктан ипи пешерүчеләргә дә, уңган хуҗабикәгә дә бик кирәк булган продукция җитештерәләр.
-
яңалыклар
Экспертлар һәйкәлләрне тикшерделәр Өченче көн Болгар музей-тыюлыгында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту республика фондының ведомствоара фәнни-методик экспертлар советы әгъзалары булдылар. ТР Дәүләт Киңәшчесе, фондның попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Салихов, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе, фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО...
-
Игенчеләр мактауга лаек
Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу уңайдан аларга муниципаль район башлыгы Камил НУГАЕВ мөрәҗәгать итә. Бу бәйрәм безнең өчен зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтә район җитәкчесе, чөнки авыл хуҗалыгы икътисадыбызның төп тармагы булып тора. Игенченең эше беркайчан да җиңел булмады, эшнең...
-
Теләсә нинди эшне булдыра
Андрей Акулинга теләсә кайсы эшне ышанып тапшырырга мөмкин.