Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы участковыйны сайлыйбыз

Бөтенроссия "Халык участковые" конкурсы кысаларында 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр районның рәсми Интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү үткәрелә.

Инде өченче тапкыр оештырылучы әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә участок уполномоченныйлары үз ведомостволарына керүче территориядә халык белән тәүлекләр буе эшлиләр, авыр минутларда беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар, тормыш-көнкүрештәге, балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьләрне кисәтү белән шөгыльләнәләр, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәш алып баралар. Статистика мәгълүматларына караганда, һәр дүрт җинаятьнең берсен участок инспекторлары ача.
Безнең район дәрәҗәсендә әлеге конкурста кемнәр катнаша соң?
1. Закиров Илшат Ибраһим улы, полиция өлкән лейтенанты (Болгар шәһәре административ участогы).
2. Гартин Андрей Владимирович, полиция өлкән лейтенанты (Болгар шәһәре административ участогы).
3. Шеронов Дмитрий Николаевич, полиция өлкән лейтенанты (Приволжск һәм Өчкүл авыл җирлекләре административ участогы).
4. Сафин Алмаз Йосыф улы, полиция майоры (Никольск, Красная Слобода һәм Антоновка авыл җирлекләре административ участогы).
5. Савинов Михаил Ильич, полиция өлкән лейтенанты (Аграмак, Ямбакты һәм Ким авыл җирлекләре административ участогы).
6. Заһидуллин Разил Рәис улы, полиция кече лейтенанты (Иске Рәҗәп, Кузнечиха, Чәчәкле, Урта Йорткүл авыл җирлекләре административ участогы).
Теләге булган һәр кеше әлеге конкурста катнашып, полициянең теге яки бу уполномоченныена ышаныч күрсәтеп тавыш бирә ала. Моның өчен уполномочынныйның фамилиясе, исеме, әтисенең исемен һәм ул хезмәт итүче подразделениене күрсәтеп nar.uchastkowyi.spask2014@yandex.ru электрон почтасына хат җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев