17 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Яңа бина - яңа шатлык
Узган җомга көнне Иж-Борискинода яңа мәдәният йортын һәм шул ук бинада урнашкан фельдшер-акушер пунктын ачу тантанасы үтте. Авыл халкы бу ике объектның да ачылуын зур түземсезлек белән көтеп алды.
-
Игътибар үзәгендә – авыл Мәдәният йорты
Шимбә көнне районга Россия мәдәният министры урынбасары Григорий Пирумов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова килделәр.
-
Мультиварка, антенна, җәтмә урлаганнар…
Шәһәрдәге шәхси йортлардан ике урлау очрагы теркәлгән. Үз күршесенең мультиваркасын урлаган каракны инспекторлар санаулы сәгатьләр эчендә ачыклаган. Беркайда да эшләмәүче, эчеп кәеф-сафа корырга яратучы бу ир-атка суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Ә менә шәхси йорттан спутник антеннасын һәм балык тоту кирәк-яракларын урлаучыларның әлегә кем булуы билгеле түгел.
-
Исерек ерактан күренә
Исерек килеш автомобиль белән идарә иткән дүрт шофер җаваплылыкка тартылган. Автоинспекторлар машиналарны шәһәр урамнарында документларны тикшерү өчен туктатканнар. Руль артында утыручылар үзләрен бераз сәеррәк тотканга күрә, аларны алкотестер ярдәмендә тикшереп карыйлар. Прибор дүрт йөртүченең дә салмыш булуын күрсәтә. Хәзер инде аларның барысына да ел ярым җәяү йөрергә һәм утыз мең...
-
Сак булырга кирәк
Узган атнада район юлларында берничә фаҗига булган. Болгар - Ульяновск юлыннан хәрәкәт иткәндә, микроавтобус белән идарә итүче шофер тизлекне арттырып каршы як полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә ике пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Болгар - Казан юлыннан хәрәкәт итүче йөк машинасы шоферы да идарә итүне югалту...
-
Түгәрәкләргә чакырдылар
Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре яңа уку елы башлану уңаеннан укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрделәр. Бәйрәм программасы иҗат һәм фантазия дөньясына чын сәяхәт формасында хәзерләнгән иде. Мәзәк клоуннар уен программасын үткәрделәр, балаларны Иҗат йорты каршында эшләүче түгәрәкләр белән таныштырдылар. Ә иҗат берләшмәләрендә моңа кадәр шөгыльләнгән укучылар концерт номерлары хәзерләделәр. Директор...
-
Иң яхшы участковыйны сайлыйбыз
Бөтенроссия "Халык участковые" конкурсы кысаларында 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр районның рәсми Интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү үткәрелә.
-
Дача амнистиясенә – 8 ел!
1 сентябрьдә кешеләргә күчемсез милек хокукларының күпчелеге өчен теркәү процедурасын гадиләштерергә мөмкилек биргән "дача амнистиясенә" 8 ел тулды.
-
Трактор – менә дигән бүләк!
"Алексеевскдорстрой" ААҖ ярдәме белән җирле үзидарә органнары карамагына алты трактор тапшырылды. Һичшиксез, мондый техника шәһәрдә дә, авылда да кирәк, аеруча аңа кышкы чорда ихтыяҗ зур була. Полянка, Аграмак, Өчкүл, Чәчәкле, Ямбакты авыл җирлеге башлыкларына трактор ачкычлары Иж-Борискино авыл мәдәният йорты ачылу тантансы вакытында тапшырылды. Яңа техника хуҗалары безнең район халкы...
-
Компенсация бирелә
Бүгенге көндә балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртүчеләр өстәмә компенсация алу өчен халыкны социаль яклау бүлегенә 340 гариза тапшырган. Социаль орган белгечләренең сүзләре буенча, бүгенге көндә дәүләт ярдәме программасына балаларын бакчага йөрткән гаиләләрнең 98 проценты кергән. Калган ун гаилә төрле сәбәпләр аркасында (керемнәрнең югары булуы, эшкә рәсми рәвештә урнашмау һәм...
-
Экстремизм куркынычы турында
Беренче урта мәктәпнең тугызынчы классында класс сәгате "Без - экстремизмга каршы!" исеме астында үтте. Бу чара хәзерге вакытта республикада барган "Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында оештырылды. Класс җитәкчесе Маргарита Иванова үзенең кереш сүзендә экстремизм, террорчылык, ксенофобия кебек күренешләрнең куркынычын тагын бер кат искәртеп үтте һәм "Россиянең дуслары һәм дошманнары" проблемасы...
-
Сайлаучылар ышаныч белдерде
Узган якшәмбедә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булды.