Билгеле булганча, хезмәт яшендә булган, тик ачык эшчәнлек алып бармаган кешеләр республикада да, районда да җитәрлек. Бу күрсәткечне киметеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү взносларын түләүне арттыру бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә булып тора.
Газизулла Әхмәтҗанов,
Мәшгульлек үзәге директоры.
Хезмәтем буенча миңа эшсез калып, Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче кайдадыр эшләгән, әмма хезмәт килешүләрен төземәгән кешеләрне еш очратырга туры килә. Билгеле, мондый кешеләр күп нәрсәдән мәхрүм кала. Беренчедән, аларның Пенсия фондына иминиятләштерү взнослары түләнми. Ни кызганыч, еллар бик тиз уза һәм кайберәүләр пенсия яшенә җиткәндә генә "ак" хезмәт хакының, зур эш стажының нинди әһәмияткә ия булуын аңлый башлыйлар. Ә булачак пенсиянең күләме турыдан-туры шушы күрсәткечләргә бәйле.
Икенчедән, социаль иминиятләштерү фондында теркәлмәгән гражданнар авырган, производство җәрәхәте алган очракта, больничныйлар алудан, вакытлыча эшкә яраксыз буларак теркәлүдән яки инвалидлык алудан мәхрүм калалар. Бу турыда эшләүче кешеләр дә, эш бирүчеләр дә ныклап уйларга тиеш. Шәхси эшмәкәрләрнең пособиеләр түләмәс өчен, йөкле хатыннарны эштән китәргә мәҗбүр иткән очраклар да булып тора. Бу инде бернинди кысаларга сыймый. Моның мораль яктан әхлаксызлык булуыннан тыш, илдә бик кискен торган демографик проблема да бар бит әле.
Хезмәт килешүен тиешенчә рәсмиләштерү турында беренче чиратта эшкә урнашучы кеше үзе уйларга тиеш. Әгәр эш бирүче хезмәт килешүен төзергә теләмәсә, судка, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә, үз хокуларыңны якларга кирәк. "Кайнар линия" телефоннары да эшли: 3-00-64 телефоны буенча Мәшгульлек үзәгенә яки 3-05-69 телефоны буенча район администрациясенә шылтыратып, хәлне ачыкларга һәм проблеманы уңай хәл итәргә мөмкин.
Агымдагы ел башына районда хуҗалык эшчәнлеге алып барган 322 субъект теркәлгән булуын билгеләп үтәсе килә. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия декабрь-февраль айларында аларның йөздән артыгын тикшерде. Шулар арасында җитмеш субъектның эшчәнлеге комиссия утырышында тикшерелде, нәтиҗәдә эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүләренә 130 өстәмә килешү ясалды. Аерым алганда, килешүләргә минималь хезмәт хакының 6420 сумга кадәр артуы белән бәйле үзгәрешләр, кайбер өстәмәләр кертелде.
Җитәкчеләргә үзләрен ышанычлы тотарга, ә хезмәткәрләргә үзенең киләчәген якларга мөмкинлек биргән легаль хезмәт мөнәсәбәтләрен урнаштыру - безнең уртак бурычыбыз һәм моны хәл итүдә ике як, шулай ук җирле үзидарә җитәкчеләре һәм органнары да катнашырга тиеш.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев