Файдалы эшләрдә катнашалар
Дүшәмбе көнне район ветераннар советының киңәйтелгән пленумы булды. Анда пенсионерларның активлыгын тәэмин итү максатында ветеран оешмаларының җирле үзидарә органнары, предприятие һәм оешмалар белән элемтәләре тикшерелде.
Владимир Корнилов
Район ветераннар советы рәисе Михаил Тюленев докладында пенсионерлар тормышына кагылган шактый мәсьәләләр яктыртылды. Лаеклы ялдагы кешеләрнең активлыгына күп факторлар, шул исәптән социаль яклау дәрәҗәсе дә йогынты ясый.
Икътисад өлкәсендә хәлнең катлаулы булуына карамастан, илебез, республика һәм район җитәкчеләре пенсионерлар өчен күп нәрсә эшли. Лаеклы ялга китүче кешеләрнең адаптациясенә аерым игътибар бирелә, күбесе әле дә эшли. Хәзерге вакытта бездә 1150 пенсионер эшләвен дәвам итә, бу барлык пенсия алучыларның 20 проценты. Пенсия һәм социаль түләүләрнең күләме арта, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү камилләшә. Пенсионерлар өчен компьютер белеме курслары оештырыла, аларга физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә мөмкинлек бирелә. Мәсәлән, безнең ветераннар республика ярышларында актив катнашалар, "Олимп" универсаль спорт залында оештырылган "Сәламәтлек" группасына йөрүчеләр саны арта. Район Мәдәният йорты каршында оештырылган шахмат клубына да күп кеше йөри. Шулай да ветераннар фикеренчә, әлегә бу күренеш массакүләм төс алмаган.
Тормыш активлыгын озайтуның тагын бер юлы бар - ул өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру. Бу эшне җирле үзидарә, социаль яклау, мәдәният органнары, җәмәгать оешмалары бергәләшеп оештыра. Ветераннарны үзешчән сәнгатькә, төрле түгәрәкләр һәм клублар эшенә җәлеп итәләр. Безнең ветераннар хоры төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләрдә даими катнаша.
Докладта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм башка мәсьәләләргә дә игътибар бирелде. Фикер алышуда Никольск авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Надежда Тужилкина авыл җирендә ветераннарның ничек яшәвен сөйләде, Җәмил Мөхәммәтшин район һәм шәһәр тарихы музейларын оештыру мәсьәләсен күтәрде. "Алексеевскдорстрой" ААҖ ветераннар оешмасы рәисе Анатолий Некрасов медицина хезмәтен күрсәтүгә бәйле проблемаларга кагылып үтте.
Пленумда шулай ук Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина, Ким урта мәктәбе укытучысы, "Болгар" эзтабарлар отряды җитәкчесе Борис Андреянов, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов чыгыш ясады. Докладчы чыгышына өстәп, алар хәзерге вакытта урыннарда ветераннар турында ничек кайгыртулары, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эше, республиканың виртуаль музее һәм башкалар турында сөйләделәр.
Район башлыгы Камил Нугаев пленум эшенә йомгак ясады.
- Ветераннар үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тоярга тиеш, - диде ул. - Аларның җәмәгать тормышында актив катнашуы, яшь буын белән тәҗрибә уртаклашулары өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Ә ветераннарыбызның уртаклашыр тәҗрибәсе күп, чөнки күпләр районыбыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләр, актив тормыш белән яшиләр һәм проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәләр.
Пленумда катнашучылар тиешле карар кабул иттеләр, аның нигезендә төп мәсьәләләр даими контрольдә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев