Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эзтабарлар юлга чыкты

"Хәтер вахтасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында, "Болгар" эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы елларында каты бәрелешләр барган урыннарга китте.

Бу вакыйга уңаеннан район Мәдәният йортында тантаналы митинг булды. Безнең район отряды сигезенче "Хәтер вахтасы"нда катнаша. Хәзерге вакытта отряд Ким һәм кадет мәктәпләре базасында эшләп килә, ә барлыгы ул унике экспедициядә катнашкан. Сигез тапкыр эзтабарлар Бөек Ватан сугышы елларында, дүрт тапкыр Гражданнар сугышы елларында Әҗмәр авылы янында һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен эзләүдә "Хәтер вахтасында" катнашканнар. Узган ел Смоленск өлкәсендә дүрт солдатның, безнең якларда егерме ике сугышчының җәсәде табылган. Алар барысы да тиешле йола белән күмелгән.
- Сез бик тә кирәкле, зур эш башкарасыз, - диде эзтабарларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев. - Юкка гына сугыш иң соңгы солдат күмелгәч кенә тәмамлана дип, әйтмиләрдер...
Отряд эзтабарлары арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре бар. Алар арасында укучыларның катнашуы аеруча сөендерә. Ата-бабалар батырлыгы турында хатирәләр сакланып килгәндә, буыннар арасындагы элемтә ныгый бара.
Эзтабарларга үз теләкләрен район җәмәгать советы вәкиле, "Юнармия" җирле штабы җитәкчесе Илһам Мидхәтов, Изге Авраамий чиркәве рухание Алексий Әхмәтҗанов та җиткерде. Җавап сүзе белән отряд җитәкчесе Борис Андреянов чыгыш ясады.
- Башка бер районда да эзтабарларны болай тантаналы озатмыйлардыр, - диде ул. - Бу инде безнең районда үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелүен күрсәтә, шуңа күрә безнең җаваплылык та икеләтә арта. Безне алда авыр һәм җаваплы эш көтә, ләкин җаның теләгән эш белән шөгыльләнгәндә, авырлыкларга гына түзеп була...
Һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Обелискка веноклар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев