Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшмәкәрләр конференциясе

Узган атна башында үткән эшмәкәрләр конференциясендә 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова докладында билгеләп үтелгәнчә, эшмәкәрлек сәүдә, икмәк пешерү, пластик тәрәзә, ишекләр, җиһазлар, республиканың нефть промышленносте өчен детальләр ясау, көнкүреш хезмәте күрсәтү, теплица хуҗалыгы өлкәсендә...

Узган атна башында үткән эшмәкәрләр конференциясендә 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова докладында билгеләп үтелгәнчә, эшмәкәрлек сәүдә, икмәк пешерү, пластик тәрәзә, ишекләр, җиһазлар, республиканың нефть промышленносте өчен детальләр ясау, көнкүреш хезмәте күрсәтү, теплица хуҗалыгы өлкәсендә шактый уңышлы алып барыла. Бизнеска яшьләр килә, автосервис, төзелеш, ремонт эшләре, сувенир продукциясе әзерләү һәм башка эшләр белән кызыксынучылар саны арта бара. Ни кызганыч, узган ел төрле сәбәпләр аркасында байтак шәхси предприятиеләр ябылган. Элеккечә салым түләргә теләмәүчеләр, тиешле органнарга отчет һәм мәгълүматларны вакытында тапшырмаучылар да юк түгел. Алай гынамы, эшмәкәрләр арасында күп табыш алып та, салымны азайтып күрсәтергә теләүчеләр дә бар. Бу инде контрольлек итүче органнарда һәм җирле җитәкчелектә зур борчу тудыра.
Эшмәкәрләр ел саен уздырылучы хәйрия марафонында, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә һәм инвалидларга ярдәм итүдә, 9 Май, Сабан туе, Масленица бәйрәмнәрен уздыруда, башка чараларда актив катнашалар.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай бүлеге җитәкчесе Александр Саунин законда алкоголь продукциясе белән сату итүгә кагылышлы булган соңгы үзгәрешләр, сәүдә нокталары, шул исәптән безнең райондагы сәүдә нокталарында уздырылган тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Пенсия фондының Спас районы идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева, 12 нче районара инспекциянең баш дәүләт салым инспекторы Людмила Исаева салым салу, страховой взносларны түләү буенча законга кертелгән үзгәрешләр турында сөйләделәр. Кызганыч, эшмәкәрләр арасыннан 200дән артык кешенең Пенсия фондына бурычы 9 миллион сумнан артып китә.
Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев эшмәкәрләрне объектларда санитария таләпләрен төгәл үтәргә, районның полиция җитәкчесе урынбасары Антон Борюшкин - сәүдә нокталарын техник яктан ныгытырга чакырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев конференциядә катнашучыларны республика һәм райондагы гамәлдә булган социаль программалар белән таныштырды.
Конференция эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев