Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөселманнарны якынлашып килгән Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстанның барлык мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамланып килүе һәм якынлашучы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге борынгы бәйрәм барлык дин тотучылар өчен рухи камиллеккә ирешүгә омтылу символы булып тора. Тирән мәгънәгә ия әлеге бәйрәм кешеләрдә исламның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен тәрбияли, күңелләрдә миһербанлык, бабаларыбыз, халкыбыз гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм хөрмәт...

Татарстанның барлык мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамланып килүе һәм якынлашучы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге борынгы бәйрәм барлык дин тотучылар өчен рухи камиллеккә ирешүгә омтылу символы булып тора. Тирән мәгънәгә ия әлеге бәйрәм кешеләрдә исламның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен тәрбияли, күңелләрдә миһербанлык, бабаларыбыз, халкыбыз гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уята. Ураза бәйрәме игелекле эшләр башкару, мохтаҗларга карата кайгыртучанлык һәм игелек күрсәтү белән билгеләп үтелә, кешеләрнең камиллеккә омтылуын гәүдәләндерә.

Барлык дин тотучыларга күркәм сабырлык, уразаны исән-сау тәмамлауларын телим! Көтеп алынган Ураза бәйрәмен якыннарыгыз янәшәсендә каршылагыз. Барлык ислам дине тарафдарлары өчен изге саналган әлеге көн шатлык-куанычларга бай булсын, күңелләрегезгә тынычлык һәм гармония, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык алып килсен!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев