Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөселманнарны якынлашып килгән Ураза бәйрәме белән котлады
Татарстанның барлык мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамланып килүе һәм якынлашучы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Әлеге борынгы бәйрәм барлык дин тотучылар өчен рухи камиллеккә ирешүгә омтылу символы булып тора. Тирән мәгънәгә ия әлеге бәйрәм кешеләрдә исламның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен тәрбияли, күңелләрдә миһербанлык, бабаларыбыз, халкыбыз гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм хөрмәт...