Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чисталык үзебездән тора...

Беренче апрельдән санитария-экология икеайлыгы игълан ителде. Аның ничек үтүе турында газета хәбәрчеләре шәһәр һәм авыл халкыннан сорашты.

Румия Галәветдинова,

Аграмак башкарма комитеты җитәкчесе:

- Без март аенда ук төзекләндерү эшләре буенча план төзегән идек, аларның күбесе инде ахырына якынлаша.

Кар эреп беткәч, авылда шимбә өмәсе үткәрдек. Анда олысы-кечесе катнашты. Урамнарны гына түгел, урман полосасын, олы юлга чыга торган юл кырыйларын да тәртипкә китердек. Асфальт җәелмәгән авыл урамнарын трактор тигезләде, электр баганаларын агарттык.

Хәзер Татар Такталы авылы зиратына яңа койма ясыйбыз, агач рәшәткәне тимергә алыштырабыз. Авыл паркында карт агачларны кисеп, яңаларны утыртырга булдык.

Бу эштә безгә Мәшгульлек үзәгендә килешү белән эшләгән кешеләр нык ярдәм итә. Мәсәлән, май аенда төзекләндерү эшләрендә өч кеше катнашырга тиеш. Җәй көне өстәмә килешүләр төзергә җыенабыз.

Алена Гришина,

техникум директорының тәрбия эше буенча урынбасары:

- Уку йортыбыз территориясе шактый зур, моннан тыш, техникум тагын Рабочий һәм Космодемьянская урамнарын җыештыра.

Эшнең күп булуын исәпкә алып, традицион шимбә өмәләренә студентлар да, укытучылар да чыга. Бөтен чүп-чарны җыябыз, агач кәүсәләрен һәм электр баганаларын известь белән агартабыз.

Техникум алдындагы чәчәк түтәлләрен дә карарга кирәк. Без кайбер чәчәкләрне җиргә күчереп утырттык, башкалары тәрәзә төпләрендә үз чиратын көтә.

Тамара Хрипунова,

(Әҗмәр авылы):

- Авылда яшәгән һәр кеше үзенең йорт тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Чисталык беренче чиратта үзебезгә кирәк. Шунлыктан коймаларны төзәтергә, чүп-чарны вакытында чыгарып түгәргә, үләнне чабарга тырышабыз. Мәсәлән, мин узган ел сатып алган йортын тәртипкә китерә башладым. Аның янында коры агачлар, куаклар күп иде. Аларның барысын да электриклар кистеләр, чыгарып түгү өчен өй янына өеп куйдык. Тик контроль органнары коры чыбыклар артык озак ята дигән фикергә килделәр һәм миңа шуның өчен ике мең штраф салдылар. Бу гаделме? Авыл җирендә һәр йорт янында я утын, я төзелеш материаллары өеп куелган, я нинди дә булса техника тора...

Җирле хакимият начар хәлдәге авыл урамнарын төзекләндерүгә, полигонга күбрәк игътибар бирсен иде, чөнки аның чүп-чары тирә якка тарала.

Әлфия Мәүлетова,

хезмәткәр (Болгар шәһәре):

- Йорт янын, ишек алдын тырмалап, коры яфракларны җыеп тәртипкә китердем. Күршеләр дә өй яннарын әкренләп чистарта башладылар. Чиста булгач, үзебезгә дә күңелле бит.

Ләкин безнең шәһәрдә чүп-чар тузып яткан урыннар күп әле. Мәсәлән, пляжны гына алыйк. Узган ел дусларыбыз белән Идел буена ял итәргә чыккан идек, андагы тәртипсезлекне күреп исебез китте: яр буенда, су кырыенда чүп-чарның исәбе-хисабы юк. Бер туганым яр буен тәртипкә китерергә тәкъдим итте. Моның өчен ул яр буенда ял итүчеләргә пакетлар таратып, үзләре янында таралып яткан чүп-чарны җыеп алырга тәкъдим итте. Кемдер моңа зур канәгатьсезлек күрсәтте, кемдер бу инициативасы өчен мактады, аннары барысы да эшкә керештеләр. Тирә-ягыбыз чистарып киткәч, үзебезгә дә күңелле булды.

Рафаэль Салеев,

пенсионер (Урта Йорткүл авылы):

- Яз көне һәр кеше үзенең йорт тирәсен җыештыра. Ләкин безнең урамнарда чүп-чар контейнерлары куелмаган, ә күп кешенең чүп-чарны полигонга чыгарырга транспорты юк. Шуңа карамастан, авылда чүплекләр күренми. Һәр хуҗа йортын, бакчасын, ишек алдын тәртиптә тотарга тырыша. Күпләр бакчаларда гөлләр үстерә, матур-матур коймалар ясап куялар. Уртак йортыбыз булган авылыбыз төзек, чиста булсын өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев