Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәм белән, кадерле якташлар!

Район башлыгы Камил Нугаев спаслыларны 1 Май һәм христианнарның Пасха бәйрәмнәре белән котлады.

Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр барса да, Яз һәм Хезмәт бәйрәме безнең өчен иң якты бәйрәмнәрнең берсе булып кала.
1 Май - көндәлек тырыш хезмәте белән илебез һәм үзенең туган ягы үсешенә өлеш кертүчеләр бәйрәме ул. Бу көнне без хезмәт кешесен олы хөрмәт белән искә алабыз һәм кайчандыр туган коллективларында барлыкка килгән һәм кадерләп сакланган традицияләрне искә төшербез. Хезмәт ветераннары аерым игътибарга лаек, чөнки аларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә без бүген Россиянең алга киткән регионнарының берсендә яшибез.
Киләчәк буыннарның мул тормышы безнең бүген ничек эшләүгә бәйле.
Без уртак тырышлык белән республикабызны һәм районыбызны экономик яктан көчле итә, тормыш шартларын тагын да яхшырта алабыз. Моның өчен бездә бөтен шартлар да бар, диелә котлауда. Иң мөһиме - бөтен көчләрне берләштерергә һәм киләчәккә карап эшләргә генә кирәк.
Быел 1 Май христианнарның Пасха бәйрәменә туры килде. Бу православие динен тотучыларның иң зур бәйрәме. Киләчәккә өмет һәм ышаныч уята торган бәйрәм.
Ул тынычлыкның, иминлекнең тантана итүенә ышанычны ныгыта, күп гасырлык традицияләр нигезендә төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, яхшы эшләр кылырга чакыра, намуслы яшәргә өнди.
Югары әхлаклылык - көчле җәмгыятьнең ышанычлы нигезе. Ата-бабаларыбыз традицияләрен саклау һәм үстерү, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү -безнең уртак максатыбыз.
Бу язгы бәйрәмнәр һәр йортка бары тик шатлык-сөенечләр, иминлек алып килсен, диелә котлауда.
Район башлыгы һәр кешегә нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар теләде.
* * *
Православие дине тоткан христианнарны Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Шушы якты бәйрәм көнендә бөтен хыялларыгызның тормышка ашуын, өметләрнең чынга ашуын, иминлек һәм бәхет телим. Көн дә йортыгыз шатлык-сөенечләр, бәхет белән тулсын, тугрылыкны саклап, мул тормышта яшәгез. Изге Пасха бәйрәме белән!
ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев.
фото http://gosniiga.ru/main/31-1-maya-den-vesny-i-truda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев