Җәмгыять, сәясәт
Бурычың булса, чит илгә чыга алмыйсың
Татарстан Республикасы суд приставлары Федераль Хезмәт идарәсе "Бурычларыңны түләсәң, чикләр ачылыр!" ("Заплати долги, и граница будет открыта!") дигән акция үткәрә.
Игорь Тюнев,
бүлек җитәкчесе, Россия суд приставлары Федераль хезмәт Идарәсенең ТР Спас районы өлкән суд приставы.
Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасында суд приставлары Россиядән читкә чыгу хокукларын чикләү турында 2 меңнән артык карар чыгарды. Бу мәҗбүри чара беренче чиратта алиментларын вакытында түләмәгән, кредит оешмалары алдында, фатир өчен түләүләр яки салымнар буенча бурычлары булган гражданнарга кагыла. Бу кешеләр гомуми мәгълүматлар базасы буенча чит илләргә чыгару чикләнгән затлар исемлегенә кертелә. Шуңа күрә җылы якларга ял итәргә чыгу яки чит илгә командировка алар өчен Россия чигендә тәмамланырга мөмкин. Чит илгә чыгу хокукын чикләү турында карарның күчермәсе Россия ФСБ хезмәтенең Чик сагы Контроле идарәсенә җибәрелә. Узган ел шундый хәл безнең районда яшәүче И. белән булды, ул бурычларын түләмәү аркасында чит илгә чыкканда тотылды.
Бурычларны түләгәннән соң, чикләүләр бер-ике көн эчендә бетә дип тә уйларга ярамый. Чик Контроле идарәсенә документлар тутырып җибәрү процедурасы шактый озак вакытны алырга мөмкин. Шуңа күрә чит илгә чыкканчы, бурычларны түләү турында кайгыртыгыз.
Бурычларыгызның булу-булмавы турында сез үзегез Татарстан Республикасы суд приставлары Федераль Хезмәте идарәсенең "Банк данных исполнительного производства" сайтында белә аласыз. Моннан тыш, суд приставлары хезмәте һәр кешегә бурычлары турында белешергә киңәш бирә, чөнки күпләрнең бик күптәннән калган яки артык зур суммада булмаган бурычлары була. Тик шуны онытмагыз - бурычларыгыз тулысынча түләнгән очракта гына сез чит илгә чикләүсез чыга аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев