9 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Бурычың булса, чит илгә чыга алмыйсың
Татарстан Республикасы суд приставлары Федераль Хезмәт идарәсе "Бурычларыңны түләсәң, чикләр ачылыр!" ("Заплати долги, и граница будет открыта!") дигән акция үткәрә.
-
Үсешне ачык чагылдыра
"Муниципаль берәмлектә бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Положение" нигезендә, контроль-хисап палатасы муниципаль берәмлекнең 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга карар проектына һәм бюджетына экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча тиешле карар әзерләнде һәм регламентта каралган вакыт эчендә муниципаль берәмлек Советына тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бюджет турындагы карар...
-
Терлекчелек тотрыклы үсә
Никольскидан Александр Планин һәм Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында район авыл хуҗалыклары җитәкче-ләре семинары булды. Анда катнашучылар бу тармакта мөмкинлекләрнең шактый булуын һәм алардан яхшылап файдаланырга кирәклеген билгеләп үттеләр.
-
Укучылар игътибарына
Газетаның киләсе саны 11 гыйнварда, җомга көнне, чыга.
-
Бүләкләре белән шатландырдылар
Район Мәдәният йортында отличникларның традицион чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә чакырылган иң яхшы укучылар, активистлар, спортчылар өчен күңелле уеннар, мәзәк конкурслар һәм турнирлар оештырылды,төрле илдән килгән Кыш бабайлар котлавы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев котлады, бер төркем укучыга рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Укучыларга шулай...
-
Табигать сагында
Район прокуратурасы хезмәткәрләре авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен тикшергәндә табигатьне саклау законнарында каршылыклар таптылар. Бу тикшерү нәтиҗәләре буенча 7 протест белдерелде, алар тикшерелде һәм кагыйдәләргә тиешле үзгәрешләр кертелде. Бу - прокуратураның табигатьне саклауга кагылган эшчәнлегенә бер мисал. Тикшерүләр барышында шулай ук авыл җирлекләрендә рөхсәтсез ясалган чүплекләрнең булуы ачыкланган. Мәсәлән, мондый урыннар...
-
Җирле радиодан котладылар
Җирле радиотапшырулар редакторы Флюра Хәйретдинова белән алып баручы Резеда Каюмова Иске Рәҗәп авылы халкы өчен эчтәлекле бәйрәм программасы хәзерләделәр. Традицион Яңа ел котлавы, бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен җылы котлаулар, Самара, Яр Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыннан котлау сүзләре, яраткан җырлар - боларның барысы да радио...
-
Район Советы утырышы
Узган ел ахырында район Советы депутатлары чираттагы утырышка җыелдылар. Фикер алышуга куелган мәсьәләләрнең берсе - агымдагы елга район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәртүләр кертү турында. Бу мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Субсидияләр һәм субвенцияләр рәвешендә өстәмә керемнәрдән чыгып, шулай ук кайбер дәүләт органнарының үзкеремнәрен исәпкә алып,...
-
Тылсымлы сәнгать дөньясы үзенә тарта…
Декабрьдә Болгардагы Балалар сәнгать мәктәбе үзенең 45 еллыгын билгеләп үтте.
-
Тынычлык, иминлек, бәхет телим!
Район башлыгы Камил Нугаев православие динендәге кешеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады. Раштуа бәйрәме якынлашкан саен, күңел ниндидер могҗиза, уңай үзгәрешләр көтә, диелә котлауда. Бу бәйрәм һәр йортка мәхәббәт, татулык, муллык алып килсен, ул күңелебездә булган иң якты, иң изге хисләрне чагылдыра. Раштуа - иң якын кешеләр генә җыелып аралаша торган...
-
Бәхетле булып үс!
Миша Филатов - быел районыбызда беренче булып дөньяга килгән сабый.