Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Барысы да үзегездән тора ....”

Вакыт туктаусыз алга бара. Туган һәр яңа көн алдыбызга яңа бурычлар куя, әледән-әле мәшәкатьләр китереп чыгара. Киләчәк тормышыбыз аларның ничек хәл ителүенә бәйле булачак. Урта Йорткүл авыл җирлегендә узган отчет сессиясендә дә сүз нәкъ менә шулар хакында барды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Узган ел җирлек составына Иж-Борискино белән Фадеевка авыллары да өстәлгәч, хәл ителәсе проблемалар сизелерлек артты, дип билгеләп үтте үзенең докладында җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина. Хәзер аның территориясендәге халык саны 650 дән артып китә, шуның яртысыннан күбрәген эшкә сәләтле кешеләр тәшкил итә. Пенсионерлар саны 200 дән артып китә. Узган ел 11 кеше үлгән, нибары өч кенә сабый туган, алары да Иж-Борискино авылында. Әгәр авылда балалар тумаса, билгеле, аның киләчәге дә өметсез. Соңгы елларда укучылар саны нык кимегән. Хәзер, мәсәлән, Урта Йорткүл мәктәбендә нибары 28 бала белем ала, Иж-Борискинода - 25. Мондый факт та китерелде: мәктәпләрдә 18 кешедән торган техник хезмәткәрләрне исәпкә алмаганда, 23 укытучы эшли. Күреп торасыз, моңа аңлатма биреп торуның кирәге юк...
Авыл тормышының беркайчан җиңел булмавын һәркем белә. Бүген аеруча да катлаулы, әмма моңа карап кына кешеләр төшенкелеккә бирелми.
Гаиләләрен тәмин итү җаен да табалар, каралты-курасын ди җиткерәләр, әле заманча техника сатып алу мөмкинлеген дә табалар. Йорткүллеләрнең кайберләре "Болгар Арыш" җәмгыятендә, Рузалия Минһаҗева крестьян (фермер) хуҗалыгында эшли. Шулай да халыкның күпчелек өлеше үз абзарында мал-туар асрап көн күрә. Шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 650 гә җитә, шуның яртысыннан күбрәге - савым сыерлар. Шунысын әйтергә кирәк, Йорткүлдә әзерләүчеләргә көн саен 60 килограммнан артыграк сөт сатучылар да бар. Алар белән ун көн саен исәп-хисап ясыйлар. Җирлек башлыгының сүзләренә караганда, кайбер гаиләләр ай саен 30 мең сумлык сөт тапшыра икән. Авылда кышын гына түгел, җәй айларында да моның кадәр акчаны беркайда да эшләп табып булмый. Иж-Борискинодагы Александр Березкинның гаилә фермасында да эшләр ярыйсы бара. Бу авылда тагын шундый ферма ачылырга тиеш. 6 кеше банктан бер миллион сум тирәсе кредит алган. Бу акча башлыча авыл хуҗалыгы техникасы һәм төрле агрегатлар сатып алуга тотылган. Халыкта булган төрле маркадагы 99 җиңел автомобиль дә тормыш дәрәҗәсен ачык күрсәтә.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, җирлек Советы халыктан керем, милек һәм авыл хуҗалыгы салымнарын тулы күләмдә җыйган, соңгы араларда авыллар тормышында булган уңай вакыйгалар турында да әйтми мөмкин түгел. Мәсәлән, Урта һәм Урманасты Йорткүлдә яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашкан! Ике арага салынган күпер һәм бу авылларны тоташтыручы асфальт юлның нинди зур әһәмияткә ия булуын шушы җирлектә яшәүчеләрдән дә яхшырак белүче юк. Аны әле икенче төрле "тормыш юлы" дип тә атыйлар. Ул чыннан да шулай...
Мәдәният йортында өлешчә ремонт эшләре тәмамланган, биредә тулысынча җылыту системасы алыштырылган, башка мөһим эшләр башкарылган. Бу максатлар өчен район бюджетыннан 2 миллион 740 мең сум акча тотылган. Шулай ук Советның республика халык проектлары конкурсында җиңеп алган грант акчасы да мәдәният учагын төзекләндерү өчен файдаланылган. Ремонт эшләрен тулысынча тәмамлау өчен республиканың Мәдәният министрлыгы тагын 3 миллион сумга якын акча бүлеп биргән.
Дала Йорткүлендә урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән. Биредә электр баганаларына фотореле ярдәмендә эшләүче 15 лампочка куелган.
Урманасты Йорткүлендә дә тузган электр баганаларын тулысынча алыштырганнар. Урамнарны кардан чистарту өчен көпчәкле трактор сатып алынган.
Узган ел язында авыл халкы үзара салым җыю буенча игълан ителгән референдумда да актив катнашкан. Барысы 120 меңнән артык акча җыелган, инде республика бюджетыннан 543 мең сум акча да алынган. Калган өлеше шушы елның беренче кварталында күчерелергә тиеш. Акчаның бер өлеше вак таш сатып алуга, Иж-Борискинода һәйкәл төзүгә, янгын сүндерү депосына капка ясату, түбә ябу өчен профнастил, башка кирәк-яраклар сатып алуга тотылган.
Шулай да, халыкны борчыган проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, Урта Йорткүлнең кайбер урамнарында яшәүчеләр күптән су белән тәэмин итүнең начар булуыннан зарлана. Аптырагач, кайберәүләр үз бакчаларында су скважиналары да казыткан. Дөрес, бу кыйммәткә төшә, тик сусыз да утырып булмый. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен яңа скважина казытырга кирәк.
Сессиядә халыкның төзекләндерү эшләрендә тагын да активрак катнашырга кирәклегенә басым ясалды. Кешеләр үз ишегалларының чисталыгы турында гына кайгыртырга тиеш түгел. Авыл зиратын, көнкүреш калдыклары түгү урыннарын да һәрвакыт тиешле тәртиптә тотарга кирәк.
- Җирлек Советы байтак эшләр башкарган, - диде утырышка йомгак ясап район башлыгы Камил Нугаев. - Монысы сөендерә, тик менә авылыгызда балалар туу күрсәткеченең ноль булуы күңелне сагайта. Балалар тумаган авылның киләчәген ничек күз алдына китерәсез? Юллар, мәдәният учреждениеләре, фельдшер-акушерлык пунктлары киләчәк буыннарга исәп тотып төзелә. Сез моны аңларга тиеш...
Район башлыгы шушы араларда гына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмә нәтиҗәләре турында да кыскача сөйләп үтте.
Республика башлыгы мәктәпләрдәге балалар саны кырыкка да тулмаучы районнарны тәнкыйтьләгән. Бездә дә бит шул хәл күзәтелә. Димәк, авылларның киләчәге турында бүген кайгыртырга кирәк. Аннары соң булуы мөмкин...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев