1 октябрь көнне Урта Йорткүл авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Бар иде бит безнең яшь чаклар..." дигән бәйрәм кичәсе узды.
Алсу Зарипова, мәктәпнең
татар теле укытучысы.
Өлкәннәрне фойеда әзерләнгән нигъмәтләр белән тулы өстәлләр каршы алды. Бер-берсе белән җылы күрешеп, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәннән соң, хөрмәтле авылдашларыбызны мәдәният йорты залына...
1 октябрь көнне Урта Йорткүл авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Бар иде бит безнең яшь чаклар..." дигән бәйрәм кичәсе узды.
Алсу Зарипова, мәктәпнең
татар теле укытучысы.
Өлкәннәрне фойеда әзерләнгән нигъмәтләр белән тулы өстәлләр каршы алды. Бер-берсе белән җылы күрешеп, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәннән соң, хөрмәтле авылдашларыбызны мәдәният йорты залына чакырдылар. Бәйрәм тантанасын ачып, авыл җирлеге башлыгы Кәримуллина Гөлинә Рәхим кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч көннәр теләде.
- Бүген билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне белән сезне ихластан котлыйбыз,- диде ул үзенең котлавында.- Кадерле ветераннарыбыз, сез тормыш авырлыкларын күп күргән кешеләр, шулай да күңел көрлеген, киләсе көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Намус белән эшләп һәм яшәп, яшьләргә үрнәк күрсәтәсез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, иман байлыгы, озын гомер телим.
Кичәнең икенче өлешен Вәлиева Айсылу белән Нургаязов Сарим ачып җибәрде. Бәйрәмгә килүчеләр алдында мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре концерт куйды.
Чәчләренә чал кунган авылдашларыбыз оныклары белән оештырылган "Әпипә" ансабле башкаруындагы җыр һәм биюләрен, Зарипова Илүзә белән Сәгытдинова Ләйсәннен шатлыклы җырларын, мәктәбебезнең уңган-булган кызлары Вәлиева Алия, Ибраһимова Гөлшат һәм Нургаязова Рамиләнең дәртле җырларын, күңелле биюләрен яратып кабул иттеләр.
Авыл үзешчәннәре Нәҗипова Люция, Гарипов Азат, Вәлиева Айсылу, Йосыпова Гүзәлләр башкаруындагы җырлар, Нургаязов Саримның шигырьләре өлкәннәрне тагын бер кат яшьлекләренә алып кайтты, аларны чиксез дулкынландырды.
Моңлы җырлар, дәртле биюләр, күңелле чыгышлар белән үрелеп барган концерттан, күңелле бәйрәм очрашуыннан өлкәннәребез зур тәэсирләр алып таралыштылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев