Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА,
китапханәче.
И, хатын-кыз!
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда…
Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап нинди гадел һәм тирән мәгънәгә ия шигыри юллар язган татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан. Бу бәйрәмнең яз башына туры килүе дә юкка түгелдер. Чөнки яз яшәрү чоры, яз иңнәргә канат куя, йөрәккә көч һәм...
Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА,
китапханәче.
И, хатын-кыз!
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда…
Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап нинди гадел һәм тирән мәгънәгә ия шигыри юллар язган татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан. Бу бәйрәмнең яз башына туры килүе дә юкка түгелдер. Чөнки яз яшәрү чоры, яз иңнәргә канат куя, йөрәккә көч һәм дәрт өсти.
Чәчәкле Мәдәният йортында үткәрелгән "Бәйрәм белән сине - кыз туганым" дигән әдәби-музыкаль кичә төрле елларда авылыбызда яшәгән, хезмәт куйган, балалар тудырып тәрбияләгән һәм илебезнең олы бүләкләренә лаек булган хатын-кызларны хөрмәтләп искә алудан башланды.
Сария апа Хәлиуллина күп еллар савымчы булып эшләде, дәүләтебезнең олы бүләге "Хезмәт Даны" орденына лаек булды. Гомерләрен терлекчелектә эшләүгә багышлаган Рауза Исхакова, Заһидә Галимова, Җария Фәйзиева, Роза Нурсафина, Гөлминкә Шаһиәхмәтова, Зөлфирә Әхмәтова, Дилбәр Исмәгыйлева, төрле эшләрдә эшләгән Зәйтүнә Хуҗиәхмәтова, Фатыйма Рәхимова, Зәйтүнә Насыйбуллина, Фатыйма Мостафина, байтак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән Рауза Мөхәммәдиева һәм башкалар бары тик олы хөрмәткә генә лаек.
Авылда пар канатлар булып яшәп, башкаларга үрнәк булырдай гаиләләр күп. Озак еллар бер-берсенә тугрылык саклап, бәхетле гомер кичергән, балаларын һәм оныкларын лаеклы тәрбияләп үстергәннәре өчен Илсөяр апа белән Рәүф абый Галиевлар гаиләсенә 2011 елда "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Сания апа Мингәрәева, 6 баланы әниләре үлеп ятим калгач, үз канаты астына алды.
Гаиләләрендә тагын бер ир бала туды. Җиңел булмаса да, ире Рәфыйк абый белән балаларны тәрбияләп үстерүгә бөтен көчләрен бирделәр.
Гөлкәй Мингалиева, Гөлсинә Гәрәева, Гөлфирә Галиева, Рокыя Абдуллина һәм башкалар ялгызлары гына балаларын үстереп олы тормыш юлына чыгардылар. Алар хөрмәтенә җыр яңгырады.
Аннары сәхнәгә "Ак каен" балалар бакчасында тәрбияләнүче Азалия Исламгулова чыгып "Әнием" җырын, Хәлил Сабиров, Диләрә Хәбибуллина, Зөһрә Хафизова, Әмир Минсабиров татар халкының күмәк биюләрен башкардылар. Нәни дусларыбызның чыгышы күңелләргә ак нур өстәгәндәй булды.
Мәдинә Сабирова барлык әниләргә үзенең бәйрәм котлавын "Озак яшә, әнием" җыры белән ирештерде һәм сәхнәгә лаеклы ялдагы укытучы Халидә апа Минсабированы чакырды. Аны ихластан барлык укучылары исеменнән яз бәйрәме белән тәбрик итте һәм залдагы ханымнарның барысына да багышлап "Ялгыз хатын" җырын башкарды. Сиринә Рәхимова, Гөлфия Сабирова, Мәдинә Җиһаншина, Рәсимә Гәрәева, Гөлинә Хаҗибуллинаның җырлары бәйрәм кичәсен тагын да ямьле итте.
Ир-егетләр исеменнән Харис Рәхимов хатын-кызларны бәйрәм белән котлап зур уңышлар, исәнлек, бәхет теләде. Шулай ук Татарстан Мәгариф министрлыгы белгече Әлфия Әхәтова, элемтә бүлеге хезмәткәре Гөлүсә Рәхимова, күп балалы ана Тәнзилә Хафизова бәйрәм кичәсен оештыручыларга һәм үзешчән артистларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чәчәкле авылы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев