Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елның декабрендә булдырылды. Шуның белән өлкән яшьтәге кешеләр проблемасына аеруча зур игътибар бирелде. Аларны, мәсәлән, эш белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый, чөнки пенсиягә чыккач эшләп, аларның күбесе җәмгыять үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр, шулай ук медицина, социаль хезмәт күрсәтүне яхшырту, керем һәм башка проблемалар уйландыра. Бу яшьтә иң мөһиме - алар безнең кайгыртуны тоярга тиеш. Әгәр туган-тумачаларының, якыннарының, элеккеге хезмәттәшләренең, күршеләренең игътибарын тоеп яшәсәләр, тормыш мәшәкатьләре онытылган кебек була. Бигрәк тә олы яшьтә ялгыз калучылар өчен бу бик кирәк.
Өлкәннәр көненә төрле кеше төрлечә карый. Ничек кенә булмасын, якыннарыгызны, белгән кешеләрне, туган - тумачаларны бу көн белән котларга, кечкенә генә булса да бүләк бирергә онытмагыз, чөнки бу көн алар өчен чын бәйрәм.
Өлкәннәргә иминлек, яшәү шатлыгы, нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев