2025 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме даталары билгеле булды
Тиешле Указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Татарстан Рәисе 2025 елда раза һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләүче указга кул куйды.
Изге Рамазан аеның тәмамлануын билгеләүче Ураза бәйрәме якшәмбе көнне, 30 мартта булачак. Көн ял көненә туры килгәнгә күрә, бәйрәм өчен өстәмә ял көне булмаячак.
Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме 6 июнь, җомга көнне билгеләп үтеләчәк. Шулай итеп, Татарстан халкы ике көн урынына өч көн – 6, 7 һәм 8 июньнәрдә ял итәчәк.
Моңа кадәр без Татарстан мөселманнары өчен фитыр һәм фидия күләменең күпме булачагы турында хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев