Йомгаклау әңгәмәсенең максаты нинди?
Тиздән, 13 февральдә, тугызынчы классны тәмамлаучы һәр укучы илдә беренче тапкыр кертелгән рус теле буенча телдән имтихан бирергә тиеш. Бу имтихан нинди тәртиптә уза, аның бурычлары һәм юнәлешләре турында хәбәрчебезгә мәгариф бүлегенең укыту-методика эше буенча җитәкче урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.
– Рус теле буенча телдән бирелә торган йомгаклау әңгәмәсе – инде киләсе атнада ук тугызынчы класслар бирергә тиеш булган тагын бер имтихан. Бу яңалык нәрсәне максат итеп куя соң?
– Беренче чиратта, тугызынчы классларда телдән имтиханны үткәрүнең яңа тәртибе Юстиция министрлыгы тарафыннан узган елның декабрь аенда расланды. Ә тугызынчы классларга дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен телдән имтихан бирергә кирәк булачагы инде уку елы башланганчы ук билгеле булды.
Имтиханның максаты – укучыларда сөйләм күнекмәләрен булдыру. Йомгаклау әңгәмәсен үткәрү моделе ике ел дәвамында эшләнде. Россия Федерациясенең барлык субъектларында тренировка чаралары үткәрелде (региональ дәрәҗәдә һәм киң масштаблы апробацияләр рәвешендә федераль дәрәҗәдә), аларда 800 меңнән артык тугызынчы класс укучысы катнашты. 2018 елның 9 ноябрендә үткәрелгән соңгы сынауда Татарстанның төп һәм урта 227 мәктәбеннән 3318 укучы катнашты.
– Инде нәтиҗәләр ясарга мөмкин дигән сүз?
– Әйе, нәтиҗәләргә анализ ясау республиканың тугызынчы класс укучыларының текстны уку һәм әңгәмә алып бару кебек биремнәрне җиңел башкаруын күрсәтте. Шул ук вакытта алар цитаталарны дөрес кулланмый, бер үк төрле синтаксис конструкцияләрдән файдалана, шактый укучыларның теле бик ярлы, алар сүзләрне дөрес әйтә белмиләр, әсәрнең эчтәлеген сөйләгәндә һәм монологта грамматика, логика хаталарын җибәрәләр, сүзләрне бозып әйтәләр.
Безнең районга килгәндә исә, бездә сынаулар ике тапкыр – 2017 елның 13 апрелендә һәм 2018 елның 9 ноябрендә уздырылды. Анда тугызынчы классларның 30 проценты - шәһәрдәге беренче һәм икенче, Никольск, Ким, Антоновка, Полянка урта мәктәпләрендә укучылар катнашты. Биремнәрне барысы башкарып чыксалар да, телдән әңгәмә күпләргә сөйләм телен баету өстендә эшләргә кирәклеген күрсәтте. Беркем өчен дә сер түгел, үз фикерләрен дөрес, аңлаешлы итеп әйтеп бирү бар кешенең дә хәленнән килми.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә хокук биргән йомгаклау әңгәмәсен үткәрү тәртибе белән педагогия исәпләүләренең Федераль институты сайтында танышырга мөмкин.
– Әңгәмә процедурасы ничек үтәчәк?
– Әңгәмәдә катнашу өчен укучылар аңа кадәр кимендә ике атна калганчы, белем алу урыны буенча гариза бирергә тиеш.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе сөйләм күнекмәләрен тикшерүне максат итеп куя. Хәзерләнү өчен укучыга уртача унбиш минут вакыт бирелә. Сәламәтлеге чикле инвалид балалар өчен бу вакыт ярты сәгатькә кадәр арттырыла.
Укучыларга дүрт биремне башкарып чыгарга кирәк: текстны кычкырып укырга, өстәмә мәгълүматларны да кертеп, аны сөйләп бирергә, үзе сайлап алган бер тема буенча монолог сөйләргә һәм имтихан алучы мөгаллим белән диалог төзергә. Әңгәмә вакытында һәр укучының сөйләве аудиотасмага яздырып барыла.
Нәтиҗәдә әңгәмә өчен зачет куела (яки куелмый). Зачет алу өчен 19 баллдан кимендә 10 балл җыярга кирәк.
– Әгәр укучы шушы минималь баллны җыя алмаса?
– Быел телдән имтиханны өч тапкыр – 13 февральдә, 13 мартта һәм 6 майда үткәрү күздә тотыла. Бу укучыларга имтиханны тапшыра алмаган очракта – аны тагын ике тапкыр тапшырырга, нинди дә булса мөһим сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган очракта аны өстәмә көнне тапшырырырга мөмкинлек бирә.
Төп сынауда, ягъни 13 февральдә, йомгаклау имтиханында илебезнең миллионнан артык тугызынчы класс укучысы катнашырга тиеш. Безнең районда тугызынчы классларда 243 бала белем ала, аларның 7се – сәламәтлеге чикле балалар, тагын ике кеше сәламәтлеге буенча имтиханны өйдә тапшырачак.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсенда катнашкан укучыларның җавапларына бәяне эксперт әңгәмә барышында ук бирә. Укучыларга билгеләр 19 февральдән соңга калмыйча җиткереләчәк.
– Имтиханга кадәр калган вакытта укучыларга нәрсәгә игътибар итәргә киңәш бирер идегез?
– Бу сынауга мөмкин булганча җитдирәк карарга тырышыгыз. Аны үтү мәҗбүри булып санала, шуңа күрә беренче тапкыр ук тапшыра алсагыз бик әйбәт булыр. Бу очракта сез үзегезне чыгарылыш класс укучысы өчен бик кадерле булган өстәмә вакытны әрәм итүдән, өстәмә дулкынланудан саклап каласыз. Барыгызга да имтиханнарда уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев