Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Укучылар, үз көчегезне сынап карагыз

Үзәк китапханәнең оештыру комитеты Сергей Есенинның тууына 120 ел тулуга багышланган "Родился он с песнями в травном одеяле" дип исемләнгән район әдәби конкурсына йомгак ясады. Конкурста район мәктәпләреннән 49 укучы катнашты. Аларның эше "Электрон презентация", "Есенинның теләсә кайсы әсәренә иллюстрация (рәсем)", һәм «Эссе (сочинение) яки шигырь» номинацияләре буенча бәяләнде. Конкурска...

Үзәк китапханәнең оештыру комитеты Сергей Есенинның тууына 120 ел тулуга багышланган "Родился он с песнями в травном одеяле" дип исемләнгән район әдәби конкурсына йомгак ясады.
Конкурста район мәктәпләреннән 49 укучы катнашты. Аларның эше "Электрон презентация", "Есенинның теләсә кайсы әсәренә иллюстрация (рәсем)", һәм «Эссе (сочинение) яки шигырь» номинацияләре буенча бәяләнде.
Конкурска иң яхшы электрон презентацияләрне шәһәрдәге 2нче урта мәктәп укучылары Татьяна Панкратова, Аделина Тарасова тәкъдим итте. Аларга беренче һәм икенче урын бирелде. Ә менә Иж-Борискино мәктәбеннән Сергей Ивайкин белән Болгардагы 2нче мәктәптән Виктория Курсина өченче урынны бүлештеләр.
Иллюстрация номинациясендә Өчкүл урта мәктәбе укучысы Елена Мошкованың рәсеменә иң югары бәя бирелде, икенче урынга ике катнашучы - Антоновка һәм Өчкүл мәктәбе укучылары Виктория Скрябина белән София Мурзукова лаек булды. Өченче урында - Болгардагы 2нче урта мәктәптән Надежда Андриянова белән Өчкүлдән Леонид Смирнов.
"Эссе (сочинение) яки шигырь" номинациясендә Өчкүл урта мәктәбе укучылары Константин Ганичев белән Дмитрий Матвеев беренче һәм өченче урынга лаек булдылар. Икенче урын исә Кузнечиха мәктәбе укучысы Алена Шароновага бирелде.
Призерларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре, конкурста катнашкан барлык укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурслары дәвам итә, үзәк китапханә быел да иҗади бәйгеләрдә укучыларны актив катнашырга чакыра.
Быел теләге булган укучылар үз көчләрен "Идел һәм Кама", "Тарихи истәлекләрне саклыйк" кебек темаларга багышланган ике конкурста сынап карый алалар.
"Идел һәм Кама" конкурсы Татарстан Республикасында Идел һәм Кама елгаларын Саклау елына багышлана һәм укучыларда патриотизм, туган төбәккә мәхәббәт хисе, туган төбәгебездәге елга-күлләрне саклауга карата җаваплылык тәрбияләү, үсеп килүче яшь буында экология культурасын арттыру максатын күздә тотып үткәрелә. "Идел һәм Кама елгаларын саклау - Җирдә безнең киләчәгебезне тәэмин итү!" номинациясендә 10 - 14 һәм 15 - 18 яшькә кадәрле катнашучылар жюри каравына үзләренең поэзия (поэма, шигырь, ода) яки кечкенә күләмле проза (эссе, сочинение, хикәя) жанрындагы әдәби эшләрен тәкъдим итәргә тиеш. "Идел һәм Кама елгаларын саклыйк" номинациясендә (7-10, 11-14, 15-18 яшькә кадәр) конкурсантлар тәкъдим ителәчәк рәсемнәрдә елга-күлләрнең матурлыгын, бәяләп бетергесез байлыгыбыз - суга карата сакчыл мөнәсәбәтне чагылдырырга тиеш. Конкурска А3, А4 форматында акварель, гуашь, темпера, пастель, карандаш белән ясалган рәсемнәр кабул ителә.
"Презентация "О, Волга, колыбель моя" номинациясендә (12 дән 18 яшькә кадәр) POWER POINT программасын кулланырга, теманы яктыртканда бөек елганың шигърияттә, драматургия, халык иҗатында, музыка, әдәбият һәм сәнгатьтә нинди чагылыш табуын күрсәтергә, нинди экологик проблемаларның борчуын искәртеп үтәргә кирәк.
12 дән 18 яшькәчә конкурсантлар "Идел-Кама - бөек елга" номинациясенә үзләренең фоторәсемнәрен тәкъдим итә ала. Конкурс шартлары буенча каралганча, бер автор берьюлы берничә номинациядә катнаша ала, әмма бары тик шул номинацияләрнең берсендә генә җиңүче була ала. Эшләр кәгазьдә һәм электрон рәвештә (Майкрософт Ворд) форматының (Times New Roman) 12нче шрифт зурлыгында бары тик бер генә нөсхәдә кабул ителә. Конкурска 2015-2016 елларда А4 форматында ясалган фоторәсемнәр кабул ителә, фоторәсемнәргә кыскача аңлатма бирелергә һәм кайда төшерелүен күрсәтергә кирәк.
"Без тарихта эзлебез" конкурсы татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Конкурс 1 февральдән 30 ноябрьгә кадәр патриотизм тәрбияләү, татар шигъриятенә игътибарны арттыру, шагыйрьнең әдәби мирасы белән таныштыру, 12 яшьтән 15 яшькә һәм 16 яшьтән 18 яшькә кадәрле төркемгә керүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен барлау һәм үстерү максаты белән уздырыла.
Конкурс материалы Pouer Point форматындагы презентация файлыннан гыйбарәт булырга һәм 8 - 10 минутлык 15 - 20 слайдтан артмаска тиеш. Һәр катнашучы бары тик бер генә эш тапшырырга тиеш.
Фото: http://zdshi.penz.muzkult.ru/news_article/606669/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев