27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Укучылар, үз көчегезне сынап карагыз
Үзәк китапханәнең оештыру комитеты Сергей Есенинның тууына 120 ел тулуга багышланган "Родился он с песнями в травном одеяле" дип исемләнгән район әдәби конкурсына йомгак ясады. Конкурста район мәктәпләреннән 49 укучы катнашты. Аларның эше "Электрон презентация", "Есенинның теләсә кайсы әсәренә иллюстрация (рәсем)", һәм «Эссе (сочинение) яки шигырь» номинацияләре буенча бәяләнде. Конкурска...
-
Көрәшчеләр – өченче урында
"Таткоммунэнерго" РПО" җәмгыяте кубогына самбо буенча Аксубайда үткәрелгән IV ачык турнирда чыгыш ясаган безнең "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре сынатмады. Гомуми команда зачетында көрәшчеләребез өченче урынга чыгып, кубок алды. 2000 елда туган кызлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Катя Клещева икенче урынга чыкты, ә 2003-2004 елда туган малайлар...
-
Өлкәннәргә ярдәмгә
Икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү рейдлары үткәрделәр. Укучылар үзләре шефлыкка алган ветераннар, сугыш ветераннарының тол хатыннары, элеккеге укытучылар янында булдылар. Шулай итеп, кы- рыкка якын кешегә хуҗалык эшләрендә, кар чистартуда ярдәм иттеләр. Ветераннар мондый ярдәмгә бик тә сөенделәр. Фото: http://www.rostov.aif.ru/society/persona/1350491
-
Бездә – төньяк башкала кунаклары
Болгар музей-тыюлыгында Санкт-Петербургның турист фирмалары вәкилләре булып китте. Аларның визиты Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр арасында безнең объектларны популярлаштыру максатында, ТР туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Кунакларны традиция буенча ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Алар өчен архитектура һәйкәлләре һәм музей комплексларына борынгы шәһәр буенча экскурсия оештырылды. Фото: http://xn----8sbcchjvajijg2b5a.xn--p1ai/24-yanvarya-2016-goda-predstaviteli-turoperatorov-iz-goroda-sankt-peterburg/
-
Авыл клубында бәйрәм
Полянка авыл мәдәният йортында Татьяналар көне уңаеннан күңелле бәйрәм оештырдылар. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы авылның Татьяналары өчен (Комягина, Ефименко, Евдокимова, Авдеева, Булыгина) чын мәгънәсендә истә калырлык булды. Бәйрәм бер кешелек спектакль белән башланып китте, күрәзә итүче чегән хатыны бу көннең тарихын искә төшерде. Бәйрәмдә...
-
Күркәм юбилеен билгеләп үтте
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол хатыны Татьяна Андреевна якыннары арасында үзенең юбилеен билгеләп үтте. Тормышындагы шушы истәлекле вакыйга белән ветеранны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады һәм аңа чын күңелдән сәламәтлек, имин, тыныч тормыш,...