Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тылсымлы сәнгать дөньясы үзенә тарта…

Декабрьдә Болгардагы Балалар сәнгать мәктәбе үзенең 45 еллыгын билгеләп үтте.

Мәктәпнең туган көне - педагоглар, укучылар, аларның әти-әниләре өчен зур вакыйга. Шуңа күрә, әлеге датаны билгеләп үтү өчен барысының бергә җыелуы бер дә гаҗәп түгел. Кичә җылы шартларда үтте. Программага балаларның, укытучыларның, мәктәпне элек тәмамлаучыларның чыгышлары кертелгән иде.
Берочтан әлеге мәктәп турында кунаклар да үз фикерләре белән уртаклашты. Әлбәттә инде, мәктәп еллары белән бәйле вакыйгаларны да искә алып сөйләделәр, котлау сүзләрен дә җиткерделәр.
Юбилейга җыелган халык алдында район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясады. Ул сәнгать мәктәбенең район тормышында нинди әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Район тормышында гына да түгел - мәктәпнең филиаллары әле тагын берничә авылда бар. Алар балаларга үзләренең талантларын үстерергә, биергә, җырларга, музыкага, рәсем ясауга, театр осталыгына өйрәнергә ярдәм итә. Биредә һәрчак иҗади атмосфера хөкем сөрә, һәр бала да үз күңеленә хуш килердәй шөгыль таба ала, биредә менә дигән педагоглар коллективы эшли. Әлеге коллектив белән менә 25 ел дәвамында Ирина Илюхина җитәкчелек итә. Мәктәптә балаларга сәнгатьнең теге яки бу төре белән иркенләп шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Монда, әлбәттә инде, аның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Чын сәнгатьне үстерү өчен аерым атмосфера кирәк. Шәһәребезнең горурлыгы саналырлык әлеге мәктәптә мондый атмосфераны һәрдаим тоярга була, дип билгеләп үттеләр чыгыш ясаучылар. Гадел, шул ук вакытта таләпчән, даими камиллеккә омтылу, һәр эшне зур җаваплылык белән башкару, югары профессионализм - боларның барысы да Ирина Петровнаның көндәлек эшендә чагылыш таба. Ул мәктәпнең бүгенге тормышы, коллективның горурлыгы булырлык ирешкән казанышлар турында сөйләде. Сәнгать мәктәбендә укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булалар. Тагын бер әһәмиятле нәрсә турында әйтергә кирәк. Биредә Казан училищеларының танылган осталары һәм педагоглары белән тыгыз элемтәләр урнаштырылган, балалар директор инициативасы белән бик еш балет спектакльләренә, симфоник музыка концертларына, сәнгать күргәзмәләренә баралар.
Ел саен уздырылучы "Балалар борынгы Болгар җирендә" музыка марафоны популярлаша бара. Әлеге марафонга республикабызның барлык төбәкләреннән, шул исәптән илнең башка регионнарыннан, бик күп талантлы балалар җыела. Алай гына да түгел, чит ил кунакларының да чыгыш ясаганы бар бу мәктәптә.
Кичәдә күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Әлбәттә инде, әлеге чараның төп бизәге - балалар белән зурларның чыгышлары иде. Тамашачылар җыр, музыка уен коралларының серле яңгырашын тыңлап ләззәтләнде. Сәхнәгә чыгып шигырьләр укыдылар, матур итеп биеделәр. Тылсымлы сәнгать дөньясы олыларга да, балалар күңеленә дә бертигез дәрәҗәдә тәэсир итә.
Намуслы хезмәтләре һәм балаларга эстетик тәрбия бирүгә керткән тырышлыклары өчен мәктәпнең бер төркем педагогларына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев