Узган атна ахырында Болгарның 1нче мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Анда мәгариф системасының 2014 елда эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар өчен "Әти-әнием һөнәре", "Һөнәрләр дөньясы", "Болгар мәктәпкәчә яшьтәге балалар күзлегеннән", "Уңайлы почмак", "Мәктәп дәресләрдән соң" дигән иҗат эшләре һәм тикшерү проектлары күргәзмәсе эшләнде. Практик эшләр барышында ачык дәресләр, электив курслар уздырылды. Мәсәлән, дәресләрнең берсендә "Теремок" балалар бакчасының урта яшьтәге балалар группасы катнашты. Тәрбияче Анна Панкратова балаларны һөнәрләр дөньясына үзенчәлекле сәяхәткә алып чыкты. Ә башлангыч класс укытучылары өчен педагоглар утырышы оештырылды һәм анда Сингапур проекты буенча эшләү мәсьәләләре тикшерелде.
Теоретик өлеш башланыр алдыннан укытучылар игътибарына киңәшмәдә катнашучылар белән әле генә үткәрелгән интервьюдан соң укучылар ясаган "Без һөнәребезгә тугры" дигән фильм-презентация тәкъдим ителде.
Район мәгариф системасының эш нәтиҗәләре турында доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин чыгыш ясады. Ул педагогларның уңышларын, булган кимчелекләрне билгеләп үтте.
Районда белем бирү сыйфатын яхшырту чаралары планы белән мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методика эше буенча урынбасары Людмила Рыбакова таныштырып үтте. БГИАМЗның музей-агарту бүлеге мөдире Ринат Ваһапов район мәгариф оешмаларының музей-тыюлык белән социаль элемтәләре ничек төзелүен сөйләде. "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" проектын тормышка ашыру бу эшкә бер дәлил булып тора.
Киңәшмә эшендә катнашучы педагоглар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Камил Нугаев элегрәк ирешкән уңышларны кире кайтарырга кирәклеген билгеләп үтте, моның өчен нык тырышырга кирәк. Ул шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклады.
- Без быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез, - диде район башлыгы. - Яшьләребез ата-бабаларының тиңдәшсез батырлыгы белән горурланырга, Бөек Җиңүнең нинди корбаннар биреп яулануын һәм сугыш турында дөреслекне белергә тиеш. Бу эштә укытучылар гаять зур роль уйный.
Чыгышын йомгаклап, Камил Әсгать улы педагогларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм эшләрендә зур уңышлар теләде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев