11 февраль 2015 яңалыклары
-
Сайтта да котларга була
Газета укучыларыбыз хәзер үзләренең туганнарын һәм таныш-белешләрен төрле истәлекле дата һәм вакыйгалар, туган көннәре, бәйрәмнәр белән газета битләрендә генә түгел, ә "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасы сайтына кереп тә котлый алалар. Өстәмә түләү исәбенә моннан соң котлауларны газетага да, электрон адрес аша да урнаштырырга мөмкин. Моның өстенлекләре байтак. Газета...
-
Әле дә истән чыкмый...
Татар Такталы авылында гомер итүче Минзакир Мингали улы Низамов - Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз бәйсезлеге өчен тылда, ягъни хезмәт фронтында армый - талмый тир түккән кешеләрнең берсе.
-
Киләчәккә планнар билгеләнде
Узган атна ахырында Болгарның 1нче мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Анда мәгариф системасының 2014 елда эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
-
Кошлар турында кайгыртып
Бураково урта мәктәбенең 1 һәм 2 класс укучылары Алексей Иванов белән Варвары Баринованың эшләре конкурска тәкъдим ителгән унике җимлек арасыннан иң яхшылары дип табылды. Конкурс "Һәр кошка - берәр җимлек" акциясе кысаларында уздырылды. Укучылар бу чарада актив катнаштылар. Алексей, мәсәлән, җимлекне кабактан ясаган. Шунысын әйтергә кирәк, җим беткән очракта, кошлар...
-
Игътибар: конкурслар
Җирлекара үзәк китапханә 1 февральдән балалар һәм яшьләр арасында иҗади конкурслар игълан итте.
-
Тагын чакырып калдылар
Күршеләребез - Әлки районының Иске Салман авылы халкы алдында беренче генә чыгыш ясамыйбыз. Әле күптән түгел генә 20 кешедән торган үзешчәннәр коллективы белән үзләрен сөендереп кайттык. Халык чыгышыбызны тын да алмый тыңлады. "Яшьлегем белән очрашу" дип исемләнгән программага җыр - бию, нәфис сүз, тамашачылар белән берлектә башкарылучы уеннар кертелгән иде....
-
Гаилә бюджетына ничек экономия ясарга?
Соңгы вакытта бик актуаль булган әлеге сорауга безнең газета укучыларыбыз җавап бирә.
-
Аварияләр кабатланып тора
Узган атнада район юлларында берничә авария булды. Өч авария бер үк сәбәп аркасында килеп чыккан - машина йөртүчеләр артка таба чигенү кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәмәгәннәр. Нәтиҗәдә Заречный, Горький (хастаханә янындагы автостоянка) һәм Әҗмәр авылларында машиналар бер-берсенә килеп бәрелгән. Аварияләр еш була торган Лихачев урамы чатында тагын машиналар бәрелешкән. Монда машина...
-
Җинаять эше ачылган
Екатериновкадагы хуҗалыкларның берсеннән трактор аккумуляторы һәм май насосын урлап киткәннәр. Әлеге техника механика паркында торган, каравылчысы булмаган. Билгесез кешеләр моннан файдаланып, төнлә кергәннәр. Китерелгән зыянны техника хуҗасы кырык биш мең сумга бәяләгән. Урлау буенча җинаять эше ачылган.
-
Көчләрне берләштерергә кирәк
Узган атнада прокуратурада район башлыгы Камил Нугаев, район структуралары һәм ведомство җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән утырышта үткән ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.
-
Шактый эшләр башкарылган
Сишәмбе көнне "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышы булды, анда депутатлар узган елга нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
-
Аучыларга уңайлы булсын өчен
Узган ел ахырында бердәм федераль үрнәктәге ау билетлары тарату һәм гамәлдән чыгару өчен гариза бирү буенча электрон хезмәт эшли башлаган. Хәзер ау билетын рәсмиләштерү күпкә җиңелрәк. "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре" (uslugi.tatar.ru) порталында ау билетын гариза биргәннән соң биш эш көне эчендә рәсмиләштерәләр. Аны Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы,...
-
Тиешле чаралар күреләчәк
Район башлыгы каршында социаль - икътисадый тармактагы тискәре күренешләрне кисәтү буенча кризиска каршы комиссия төзелде. Әлеге координация органы кризис белән бәйле рәвештә килеп туган төрле очракларны тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен булдырылган. Яшереп торасы юк, җәмгыятебездә килеп туган әлеге вәзгыятьтән сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм башка предприятиеләр оста...
-
Көтеп алган чаңгы ярышы
Ел саен үткәрелә торган традицион "Россия чаңгы юллары" ярышында быел да кеше күп катнашты һәм чаңгычылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде.