Традиция буенча, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында быел беренче класска бара торган 158 балага бүләкләр тапшырылды.
Ирина Телицына
Узган еллардан аермалы буларак, быел уку-язу әсбаплары тутырылган мәктәп сумкасын беренче класска җыена торган һәр балага да бүләк иттеләр. Белем дөньясына беренче адымнарын ясарга җыенган нәниләр өчен бу чара чын...
Традиция буенча, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында быел беренче класска бара торган 158 балага бүләкләр тапшырылды.
Ирина Телицына
Узган еллардан аермалы буларак, быел уку-язу әсбаплары тутырылган мәктәп сумкасын беренче класска җыена торган һәр балага да бүләк иттеләр. Белем дөньясына беренче адымнарын ясарга җыенган нәниләр өчен бу чара чын бәйрәмгә әверелде. Тантана башланыр алдыннан Балалар иҗат йорты волонтерлары бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен җыр-биюле уеннар оештырдылар. Уеннарда йөзләре сөенечтән балкып торган нәниләр дә, аларның әти-әниләре, дәү әти һәм дәү әниләре дә теләп катнашты. Бәйрәмне шәһәр бакчаларына йөрүче балалар ачып җибәрде, алар кунаклар алдында җырлап-биеп күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Явыз Карабас аларга ничек кенә комачауларга тырышса да, тамаша кызыклы, җанлы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.
Район башлыгы Камил Нугаев булачак укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле балачак, яхшы билгеләргә генә укуларын теләде. Район башлыгы бу бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә дә зур рәхмәтен җиткерде. Росимуществоның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Штейн да балаларга җылы теләкләр теләде.
Эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2016" XIV ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчесе Дарья Чудакова, Болгариядә үткән "Браво" конкурсы лауреаты Камилла Вафина тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.
- Безнең балаларга мондый бүләкне инде өченче тапкыр тапшырдылар, - дип билгеләп үтте Болгардан күп балалы әни Илсөя Әхмәтвәлиева. - Беренче тапкыр 2009 елда, аннары 2011 елда алдык. Быел бер укучының да игътибарсыз калмавы аеруча сөендерә. Бүгенге көнне чын бәйрәмгә әйләндергән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә!
Көектән математика укытучысы Нурзилә Садретдинова да аның белән тулысынча килешә. Улы Айнур быел авылның төп мәктәбенә укырга бара икән.
Гөлинә Хәйруллина да шул ук фикердә тора.
- Бу изге эш баласын беренче тапкыр мәктәпкә җибәргән һәр гаиләгә яхшы ярдәм булып тора, - ди ул. - Чараны әйбәт итеп оештырганнар, залны матур итеп бизәгәннәр, бәйрәм программасы кызыклы. Боларның барысы да балаларны яхшы укырга өнди. Бу чарага өлеш керткән һәр кеше бары тик рәхмәткә генә лаек.
Киләчәктә дә бу изге традиция дәвам итсен иде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев