17 август 2016 яңалыклары
-
Физкультурачы көне уңаеннан
"Болгар" балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында Бөтенроссия Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Камил Нугаев һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар һәм бу тармакның бер төркем хезмәткәренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар. Аннары "Татарстан командасы" хәрәкәте оештырган мини-футбол, стрит-бол, дартс буенча спорт ярышлары...
-
Беренче тапкыр мәктәпкә баручыларга – бүләкләр
Традиция буенча, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында быел беренче класска бара торган 158 балага бүләкләр тапшырылды. Ирина Телицына Узган еллардан аермалы буларак, быел уку-язу әсбаплары тутырылган мәктәп сумкасын беренче класска җыена торган һәр балага да бүләк иттеләр. Белем дөньясына беренче адымнарын ясарга җыенган нәниләр өчен бу чара чын...
-
Алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырылды
Узган атна азагында район җитәкчелеге басуда урып-җыю эшләрендә катнашучылар янында булып, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды. Көнне төнгә ялгап эшләүче игенчеләрнең бераз гына ял итеп алырга тукталуыннан файдаланып, район башлыгы Камил Нугаев "Мега-370" комбайны белән 1998 тонна бөртек суктырган Илһам Шәфигуллинны ("Авангард" җәмгыяте) һәм "Дон -1500 Б" комбайны бункерыннан...