Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бакчабызга рәхмәт әйтәбез

"Колосок" бакчасына балаларыбызны алып килгәнебезгә күп тә вакыт үтмәгән кебек. Нәниләребезгә ул вакытта ике яшь тә юк иде. Беренче көннәрдә бакчадагы тәртипкә, биредәге тормышка өйрәнү җиңел булмаса да, тәрбиячеләре Светлана Владимировна Фәсхетдинова ярдәмгә килде. Ул балаларыбыз белән төрле уеннар, бәйрәм концертлары, башка бик күп чаралар оештырды. Бакчада аларның тормышын кызыклы...

"Колосок" бакчасына балаларыбызны алып килгәнебезгә күп тә вакыт үтмәгән кебек. Нәниләребезгә ул вакытта ике яшь тә юк иде. Беренче көннәрдә бакчадагы тәртипкә, биредәге тормышка өйрәнү җиңел булмаса да, тәрбиячеләре Светлана Владимировна Фәсхетдинова ярдәмгә килде. Ул балаларыбыз белән төрле уеннар, бәйрәм концертлары, башка бик күп чаралар оештырды. Бакчада аларның тормышын кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен ниләр генә эшләмәде. Аның тырышлыгы юкка булмады, алар "Ел фасыллары" Бөтенроссия иҗади марафонында, "Талантоха" һәм "Талантикус утравы" дигән III Бөтенроссия конкурсларында катнашулары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә бәйрәм иртәләре турында әйткән дә юк! Алар гаҗәеп кызык үттеләр.
Музыка җитәкчесе Татьяна Михайловна Аристова тәрбияченең беренче ярдәмчесе. Аның тырышлыгы белән быел "Веснушки" хореография коллективы Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Беренче адымнар" республика конкурсында үзен яхшы яктан күрсәтте, ә Ирина Лукашина "Вокал-соло" номинациясендә икенче урынга лаек булды. Балаларыбызның "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә катнашуы өчен бүләкләре, район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре дә бар.
Тәрбиячебез Наталья Евгеньевна Осипова да бары тик мактауга гына лаек, аны хәзер Наталья Геннадьевна Федотова алыштырып тора. Тәрбияче ярдәмчесе Галина Николаевна Кирюшина нәниләргә күңел җылысын кызганмады, хәзер инде ул лаеклы ялга чыкты. Аны Елизавета Геннадьевна Фарисеева алыштырды. Валентина Владимировна Карпушина белән Светлана Александровна Тюнева балаларыбызның сәламәтлеге турында даими кайгыртып тордылар.
Аш пешерүчеләр Ирина Черникова һәм Елена Николаева нәниләргә телне йотарлык тәмле итеп аш-сулар әзерләделәр, ә Людмила Горшунова аларны азык-төлек белән тәэмин итеп торды. Бу тату, бердәм коллективка Наталья Ивановна Маликова җитәкчелек итә.
Тиздән балаларыбызның бакча белән аерылышыр көннәре җитә. Ә без, ата-аналар, чын күңелебездән коллективка рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Хөрмәт белән Костиннар, Кривошеевлар, Осокиннар, Саиткиннар һәм башкалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X