Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язның беренче бәйрәме белән котладылар

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район Мәдәният йортында 8 мартка багышланган кичә булды. Үзешчән артистларыбыз бу көнне үзләренең чыгышларын хатын-кызларга багышладылар. Настя Пенькованың җырлавы һәм Полина Рыбакованың акробатик этюды аеруча уңышлы килеп чыкты. Тамашачылар "Траектория" һәм "Задорные девчата" бию коллективлары чыгышын җылы кабул иттеләр. Анатолий Молодов белән Алексей Корчагинның җырлавы да...

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район Мәдәният йортында 8 мартка багышланган кичә булды.
Үзешчән артистларыбыз бу көнне үзләренең чыгышларын хатын-кызларга багышладылар. Настя Пенькованың җырлавы һәм Полина Рыбакованың акробатик этюды аеруча уңышлы килеп чыкты. Тамашачылар "Траектория" һәм "Задорные девчата" бию коллективлары чыгышын җылы кабул иттеләр.
Анатолий Молодов белән Алексей Корчагинның җырлавы да бик ошады. Ә кичә тәмамланыр алдыннан хатын-кызлар өчен күлмәкләр коллекциясе күрсәтелде (авторы Ольга Выжлёнкова).
Тамашачыларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җылы котлады.
* * *
Кузнечихада бәйрәм тамашасын оештыручылар да зур осталык күрсәткәннәр, аны кызыклы һәм эчтәлекле итәргә тырышканнар.
Бәйрәм программасына җирле мәктәп укытучысы Илшат Исхаков башкаруында җырлар һәм биюләр кертелде. Ольга Белова, Елизавета Хохлова, Диана белән Зөлфия Мөхәммәтгалиевалар, Татьяна Курская, "Сударушка" вокаль ансамбль чыгышы тамашачылар күңелендә аеруча җылы тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined