Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташыбыз хөрмәтенә

Узган дүшәмбедә шәһәр мәйданындагы почта һәм электр элемтә бүлеге бинасы янында якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан Илья Михайлович Степанов хөрмәтенә куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды. Аның сугышчан юлы "Кызыл Йолдыз", беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "За боевые заслуги" медале белән билгеләп үтелгән. Илья Михайлович район элемтә...

Узган дүшәмбедә шәһәр мәйданындагы почта һәм электр элемтә бүлеге бинасы янында якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан Илья Михайлович Степанов хөрмәтенә куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.
Аның сугышчан юлы "Кызыл Йолдыз", беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "За боевые заслуги" медале белән билгеләп үтелгән. Илья Михайлович район элемтә узелы белән 1963 елдан алып 1980 елган кадәр җитәкчелек итте. Талантлы оештыручы буларак, коллективта лаеклы хөрмәт казанды.
Митингта район башлыгы Камил Нугаев, Спас районы хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, "Таттелеком" ААҖнең Спас РУЭСы җитәкчесе Сергей Терпигорев, ветеранның тол хатыны Дарья Степанова чыгыш ясады.
Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды.
(Ветеранның сугышчан һәм тормыш юлы турында язма газетабызның якындагы саннарында басылып чыгачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев