Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

яңалыклар

Экспертлар һәйкәлләрне тикшерделәр Өченче көн Болгар музей-тыюлыгында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту республика фондының ведомствоара фәнни-методик экспертлар советы әгъзалары булдылар. ТР Дәүләт Киңәшчесе, фондның попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Салихов, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе, фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО...

Экспертлар һәйкәлләрне тикшерделәр
Өченче көн Болгар музей-тыюлыгында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту республика фондының ведомствоара фәнни-методик экспертлар советы әгъзалары булдылар.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, фондның попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Салихов, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе, фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия әгъзасы Игорь Маковецкий, Мәскәүдәге ЮНЕСКО кафедрасы эксперты Клод Госсен, РФ тарихи дәүләт музее президенты Александр Шкурков һәм башка белгечләр борынгы һәйкәлләрдә барган реставрация-яңарту эшләренең барышы, яңа объектларның төзелеше белән таныштылар.
Мондый мәртәбәле делегациянең килүе - Болгарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья тарихи мирас исемлегенә кертүгә хәзерләү эшенең бер өлеше.
Ата-аналар өчен
Икенче урта мәктәп базасында мәгълүмат-методика үзәге ата-аналар өчен укучыларга БДИгә хәзерләнүдә психологик ярдәм күрсәтү темасына багышланган махсус чара үткәрде.
Ата-аналар алдында практик киңәшләр белән Казан шәһәренең "Росток" психология-педагогия реабилитациясе үзәге белгечләре чыгыш ясадылар. Язын имтиханнар тапшырырга тиешле укучыларның ата-аналары үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алдылар.
"Чайка"га - ун ел
"Чайка" балалар социаль приютында аның ун еллыгына багышланган тантана үткәрелде.
Кунаклар коллективны бәйрәм белән котлап, аларның намуслы эше һәм төрле сәбәпләр аркасында монда яшәргә мәҗбүр булган балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Изге Авраам чиркәве приютка язу-сызу әсбаплары, хәтерне яхшыртучы һәм спорт уеннары җыелмалары бүләк итте. Соңыннан барысы да чәй табыны янына җыелдылар.
Тагын бер гаилә фермасы
Екатериновкада җәй көне төзелеп беткән яңа фермага крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Фәрхәт Мөхәммәтов 44 баш югары продуктлы токымлы яшь мөгезле эре терлек кайтарды.
Бинага тиешле җиһазларны куеп, ышанычлы азык запасы туплап, фермер "Гаилә фермалары" республика проектында катнашуның алдагы шартларын үтәде. Кире кайтарып бирелми торган субсидия алгач, ул үзенең эшен тагын да киңәйтә ала.
Быел бу проект буенча районның ике фермеры шактый күләмдә матди ярдәм алдылар инде.
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Выжлова Татьяна Александровна, Ким китапханәсе мөдире - халыкка хезмәт күрсәтүдә озак еллык актив хезмәте өчен;
Ярошевич Наталья Петровна, "Чайка" приютының кадрлар буенча белгече - озак еллык намуслы хезмәте өчен;
Фәсхетдинов Пётр Николаевич, "Чайка" приюты каравылчысы - озак еллык намуслы хезмәте өчен;
Коляда Людмила Анатольевна, "Чайка" приютының шәфкать туташы - озак еллык намуслы хезмәте өчен;
Родионова Надежда Анатольевна, коррекция мәктәп-интернаты тәрбиячесе - тәрбия процессына сәламәтлек саклау технологияләрен кертү һәм куллану буенча озак еллык фидакарь хезмәте өчен;
Тихонова Зөлфия Климовна, балалар иҗат йортының бүлек мөдире - балаларда актив гражданнар позициясен тәрбияләү, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев